Федотов Юрий Степан улы – В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма театры артисты, М.Шатровның “Большевики”, А.Штейнның “Астория” кунакханәсе” һ.б. спектакльләрдә башкарган төп рольләре өчен 1981 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
(1938-2008)
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Юрий Степанович Федотов 1938 елның 17 августында Казанда туа.
1957 елда В.И.Качалов исемендәге Казан Зур драма театрына килә, һәм анда ярдәмче составка кабул ителә. 1961 елда театр карамагындагы студияне тәмамлый. Казан академик Зур драма театры сәхнәсендә үткәргән илле елда ул 200гә якын роль башкара, аларның күбесе Россия театр сәнгатенең алтын фондына керде. Юрий Федотов үз иҗатында тудырган замадашларының образлары: инженер Сатаров һәм Герой-шагыйрь Муса Җәлил (“Продолжение” һәм “День Х”, Д.Валеев), Келин Абабий (“Святая святых”, И.Друце), Леня Шиндин (“Мы, нижеподписавшиеся”, М.Гельман), Иван (“Иван и мадонна”, А.Кудрявцев), Иван Позднышев һәм журналист Троян (“Между ливнями” һәм “Гостиница “Астория”, А.Штейн), нарком Петровский (“Большевики”, М.Шатров), – дулкынландыргыч хисләре һәм ихлас ышанулары, гаделлек һәм үз эшләренә тугрылыгы белән тамашачы күңелен яулап алды.
Кешеләрнең тирән холкын Юрий Федотов классик репертуардагы рольләрендә ачты, алар арасында – Самсон Большов (“Банкрот”, А.Островский), Михаил Зыков (“Зыковы”, М.Горький), Голубков (“Бег”, М.Булгаков), граф Алексей Орлов (“Царская охота”, Л.Зорин), президент фон Вальтер (“Коварство и любовь”, Ф.Шиллер), Жорж Дюруа (“Милый друг”, Г.Мопассан), Тевье-молочник (“Поминальная молитва”, Г.Горин), царь Федор (“Царь Федор Иоаннович”, А.Толстой) һ.б. образларын телгә алырга мөмкин.
Күп еллар дәвамында ул театрның сәнгать составында торды, үзешчән театр коллективын җитәкләде, тамашачылар белән очрашуларда теләп катнаша иде. Телевидение һәм радиода чыгышлар ясап, тормыш һәм театр сәнгате үсеше турында фикерләре белән уртаклашты.