ТАТ РУС ENG

Зөфәр РӘМИЕВ Шагыйрьнең күптомлы басмалары

Җиде-сигез еллык иҗат дәверенең иң соңгы сәхифәләрен Габдулла Тукай
гайре табигый шартларда, авыруының соңгы чигенә җитеп, Клячкин
шифаханәсенә кереп яткач яза. 1913 елның 18 мартында «Кояш» газетасында
аның «Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсе (14 мартта язылган) басыла.
Бу мәлдә үзен «бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның
әсир былбылы» итеп тойган Тукай анда «7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү»
күрмәгән «такмак бүлмәсе»н себерергә тотынганын әйтә һәм: «Килер заман,
һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр
тикшереп чыгарлар әле», — дип, киләчәккә ышаныч-өметен дә белдерә. Ә
берничә көн генә элек, җыентыгын төзү белән шөгыльләнгәндә, ул «такмак
бүлмәсе»н шактый каты себергән була. Моның нәтиҗәсе буларак, «Габдулла
Тукаев мәҗмугаи асәре» шагыйрь үзе туплаган, үзе ниятләгән күләмдә
вафатыннан соң булса да басылып чыга. Тукай китапка шигырьләрен сайлап
кына кертә, намусына, күңеленә тигән, җанын әрнеткән гаделсез
фикер-карашларны да искә алып, үзе «браковать итмәгән» һәм «яраткан
шигырьләр»ен генә җыеп чыгаруны мәслихәт күрә. Җамал Вәлидинең зур
күләмле кереш мәкаләсе белән Казанның мәртәбәле «Мәгариф» китапханәсендә
463 битле булып нәшер ителгән бу «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асәре»
шагыйрьнең үз заманында китап-рисаләләрендә, газета һәм журналларда
дөнья күргән шактый күп кенә әсәрләрен бер җиргә туплаган басма-җыентык
буларак озак еллар укучылар ихтыяҗын канәгатьләндереп килә (бернинди
үзгәрешсез диярлек 1918 елда кабатлап та чыгарыла).
1926 елда Казанның «Гажур» нәшриятында Ф.Бурнаш «Габдулла Тукай
шигырьләре» дигән тагын бер җыентык төзеп бастыра. Китапка, шагыйрь
кулъязмаларыннан алынып, моңа кадәр мәгълүм булмаган дүрт, башка басма
чыганаклардан тугыз шигырь өстәп кертелә. Мәҗмуга Тукай әсәрләренең
әһәмиятен, кулланылыш даирәсен тагын да арттыра.
Классикларыбыз мирасы Совет хакимияте басымы белән революциягә кадәрге
язучылар иҗатын сыйнфыйлык позициясеннән чыгып бәяләү тамыр җәйгән
вакытта да югалмый. Татар язуын латин графикасына (яңалифкә) күчерү
көннәрендә дә, беренче булып диярлек, Тукай иҗатын яңа шартларда
укучылар хозурына кайтару бурычы куела. Бу эш, төгәлрәк әйтсәк, Тукайны
яңалифтә дә яшәтү, дүрттомлык басмасын (Алга таба күптомлыклар
Икетомлык, Өчтомлык, Дүрттомлык, Биштомлык биреләчәк.) әзерләү, язучы,
«Яңалиф» җәмгыяте рәисе, шул ук исемдәге журнал редакторы Фатих
Сәйфи-Казанлыга тапшырыла, һәм ул аны тиз арада үтәп тә чыга.
Басма «Г.Тукай әсәрләре» дип исемләнә. Китапның керешендә төзүченең
«Билгеле, моңа кадәр бик аз эшләмәгән бер язучының әсәрләрен бер басмада
гына тулы итеп чыгару мөмкин эш түгел, чөнки бөек язучыларның әсәрләре
үзләре соңында берничә еллар буенча коллектив көч белән тутырылалар.
…Мин үземне бу юлда башлап җибәрүче дип кенә карыйм, тәмамлау,
камилләү, тулы рәвешкә китерү — коллектив эше дип беләм» дип искәртүе
аның Тукай әсәрләрен матбугатка әзерләүнең гаять тә җитдилеген яхшы
аңлаганлыгын күрсәтә. Җыентыкны Сәйфи-Казанлы «академик нәшер» дип атый
һәм, аерым алганда, шагыйрьнең матбугат битләрендә чыккан бөтен
әсәрләрен эченә алуын, шигырьләренең тарихы күрсәтелүен, мәкаләләре һәм
хатлары да кертелүен, «әсәрләре хакында киң күләмдә тәнкыйть анализы»
бирелүен әйтә. Басманың 4 китаптан торачагы, әсәрләрен төзегәндә,
хронология методы нигез итеп алыначагы хакында да искәртә. Әмма әлеге
план тулысынча тормышка ашмый, «Г.Тукай әсәрләре»нең 3 томы гына дөнья
күрә: 1 нче томына (1929) шагыйрьнең 1905-1908 елларда, 2 нче томына
(1929) 1909-1913 елларда язылган, 3 нче томына (1931) алдагы 2 томына
керми калган шигырьләре, «Исемдә калганнар»ы һәм 91 мәкаләсе кертелә.
Тукай әсәрләренең әүвәлге басмаларыннан бу Өчтомлык кай ягы белән аерыла соң?
Беренче җитди аерма тулылыкка омтылышта. Төзүче, 1914 елда дөнья күргән
«Габдулла Тукаев мәҗмугаи асәре»ндәге барлык текстларга өстәп, томнарның
аерым бүлекчәләренә шагыйрь үзе исән чагында чыгып килгән
җыентыкларыннан, газета һәм журналлардан эзләп табып, тагын 76 шигырен
кертә. Шул рәвешле Өчтомлыктагы әсәрләрнең гомуми саны 502 гә җитә. Бу
сан әлеге Өчтомлыкта кыйммәтле мирасның (Тукай каләме белән якынча 770
ләп текст языла) иң зур өлеше укучылар игътибарына тәкъдим ителгәнлеген
күрсәтә.
Икенче аерма — Тукай әсәрләренә аңлатма һәм искәрмәләр (комментарийлар)
язу. Дөрес, күпчелек очракта алар теге яки бу текст турында библиографик
мәгълүматны гына эченә алган, ягъни әсәрне Тукайның кайда, кайчан һәм
ничә мәртәбә бастыруы гына хәбәр ителгән. Бусы да бик мөһим (кызганыч,
хәзер дә әле кайбер басмаларда һәм журналларда әдәби мираска караган
текстларның чыганаклары хәбәр ителми). Текстлардагы аңлатма-искәрмә
«сорап торган» томанлы урыннар исә, Ф.Сәйфи-Казанлы уенча, әле ул
елларда (шагыйрьнең вафатына 15-16 гына ел узган) бернинди өстәмә
шәрехләүгә мохтаҗ булмый. Шулай да кайвакыт комментарийларда башка төрле
өстәмә мәгълүматлар да китерелә: шигырьләрен кабатлап бастырганда,
Тукай керткән үзгәрешләр, шагыйрь ияреп язган кайбер рус авторларының
исемнәре һәм әсәрләре, Ишми ишан, Әхмәтҗан Сәйдәшев, Карәхмәт, Заһир
Бигиев, нинди Минһаҗ кебек реаль шәхесләр хакында бер-ике сүз-искәрмә
һ.б. Хәер, аерым шәхесләр турында язганда, төзүченең карашларында совет
чоры йогынтысы: вульгар-социологизм басымы, сыйнфыйлык күзлегеннән чыгып
бәяләү ачык сизелә.
Аңлатма-комментарийларның артык җыйнак язылуына җитди сәбәп, минемчә,
томнарның «Төзүчедән» исемле кереш сүзләр һәм Тукай иҗаты турындагы
мәкаләләр белән ачылуында да. 1 нче томда мондый язма «Г.Тукай
әсәрләренең иҗтимагый һәм сәяси йөзе», «Тукай шигырьләрендә динчелек
мәсьәләсе характерлы моментмы?» һәм «Тукайның дөньяга карашы бар идеме?»
исемле өч өлештән тора. 3 нче томдагы мәкалә «Г.Тукай әсәрләрендә
пародия, сатира, сарказм һәм юмор» дип атала. Әйтергә кирәк, 20 нче
елларда Тукай мирасына объектив бәя әле урнашып җитми, аңа большевистик
идеология ноктасыннан бәя бирелә. Бу Ф.Сәйфи-Казанлының фикер йөртүендә
дә чагыла. Шунысы мөһим: ул шагыйрьне татар әдәбиятының классигы итеп
күрсәтә.
«Габдулла Тукаев мәжмугаи асәре» белән әлеге Өчтомлык арасында күзгә
бәрелеп торган аермаларның тагын берсе — текстларны урнаштыруда
хронология ысулының өстенлек итүе. Тукайның үз катнашында төзеп
калдырылган җыентыгында әсәрләр җитди шигырьләргә, көлке вә һөҗү,
балалар кыйсемнәренә, нәсерләргә бүлеп бирелә, хронология сакланмый.
Ф.Сәйфи-Казанлы исә шигырьләрне басылу вакытларын истә тотып урнаштыра
(чөнки шагыйрь ал арның язылу даталарын бик сирәк очракларда гына теркәп
калдыра).
Өчтомлыкның 1 нче томына бәяләмә язган Гомәр Гали басмада «академик
нәшер» дип исемләүгә дәлил булырдай үзенчәлек-хасиятләр (басманың
керешендә аларны төзүче санап чыккан булса да) тапмавын әйтә. Аныңча,
«тиешле гыйльми оешмалар» киләсе томнардан «академик нәшер» сүзен алып
ташларга тиешләр. Г.Гали бәяләмәләрендә әйтелгән фикерләргә кушылган
хәлдә дә, без Ф.Сәйфи-Казанлының яшь татар текстологиясенең казанышы
саналырлык хезмәт башкаруын билгеләп үтәргә тиешбез.
1938 елда, Г.Тукайнын вафатына 25 ел тулу көнен билгеләп үтү максатында,
Татарстан хөкүмәте комиссиясе Татгосиздатка Татарстан Язучылар союзы
белән берлектә «якын вакыт эчендә Г.Тукай әсәрләренең академик басмасын
чыгару эшен тапшырырга» дигән карар чыгарганнан соң, Татар теле һәм
әдәбияты фәнни-тикшеренү институты Г.Тукайның икетомлык академик
басмасын төзүне планга кертә. Бу эш Якуб Агишев белән Хәй Хисмәтуллинга
йөкләнә. Авыр сугыш елларында нәшер ителгән 1 нче томда (1943) Тукайның
барлык шигъри әсәрләре хронологик тәртиптә (балалар өчен текстлар махсус
бүлеккә туплана) урнаштырыла, 2 нче томда (1948) проза әсәрләре 4
бүлеккә җыйнап бирелә: 1) автобиографик очерклар, истәлекләр һәм хатлар
(барлыгы 13 хат); 2) иҗтимагый-политик һәм әдәби-критик мәкаләләр; 3)
хикәяләр, фельетоннар һәм памфлетлар; 4) мәсәлләр һәм дидактик
материаллар. Икетомлык «Габдулла Тукай. Академик басма» дип атала.
Чыннан да, ул, тулылыгы, төзелеше, текстлары һәм комментарийларының
бирелеше ягыннан караганда, бу исем белән дөнья күрүгә лаек идеме соң?
Бу турыда дәлилле фикерне «Әдәбият чыганаклары белеме» дигән
монографиясендәге («Фикер» нәшрияты, 1998) «Икетомлык-ның үзенчәлекләре»
исемле мәкаләсендә Нил Юзиев әйткән иде. Ул, архив материалларын да
өйрәнеп, әлеге басманың төзелү, редакцияләнү тарихын ачыклый Һәм
«Тукайның Икетомлыгы «академик тулы җыентык» дип аталса да, чынында, ул
бу дәрәҗәгә күтәрелә алмый. Моның өчен әле Тукай әсәрләренең
текстологиясе өстендә фәнни эшләрнең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавы
комачаулый. Шуңа да ул гадәти фәнни басма дәрәҗәсендә кала. Бу басма
тибы да Институт галимнәре өчен әһәмиятле казаныш булуын әйтергә кирәк.
Шушы басма белән Институтта классикларны текстологик әзерләү буенча
фәнни традицияләр салына башлый» дигән нәтиҗә чыгара.
Габидулла Тукайның тууына 70 ел тулу вакытлары якынайганда, Тел, әдәбият
һәм тарих институтында шагыйрь әсәрләренең яңа басмасын әзерләү эше
кузгатыла. Уральскида туып үскән яшь тарихчы Рәфыйк Нәфыйков «Совет
Татарстаны» газетасында (1955 ел, 31 май) аны академик басма итеп чыгару
кирәклеген язып чыкса да, ул бары, «Әсәрләр» дип исемләнеп,
фәнни-популяр басма буларак кына әзерләнә. Күрәсең, җыентыкны төзегәндә,
җентекле текстологик тикшеренүләр өчен вакыт аз булгандыр.
Ниһаять, Тукай мирасының Дүрттомлыгы әзерләнә. Аның баштагы ике томында
(Казан, 1955) шагыйрьнең шигъри әсәрләре урын ала, соңгы икесенә (Казан,
1956) мәкалә, фельетон, очерк һәм хикәяләре кертелә. Дүрт томның да
төзүчеләре — Хәй Хисмәтуллин һәм Якуб Агишев, мәгълүм «Академик басма»ны
гамәлгә куючы тәҗрибәле әдәбиятчылар. Икетомлык белән чагыштырганда,
күләм ягыннан да, томнарның эчтәлеге ягыннан да аермалар сизелерлек.
Икетомлыкның гомуми күләме 1050 бит булса, Дүрттомлыкның күләме 1250
бит.
Алдагы ике басманы чагыштырып караганнан соң безнең алда шундый картина
пәйда булды: Икетомлыктагы 21 шигырь Дүрттомлыкка кертелмәгән. Шул ук
вакытта Дүрттомлыкта 50 ләп «яңа» текст урнаштырып, төзүчеләр әсәрләрнең
санын 550 дән 585 кә җиткергәннәр. Тагын бер әһәмиятле як — басманың 4
нче томына кушымтада «Г.Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның
кыскача библиографиясе (1907-1956)» бирелү. 50 ел эчендә басмада дөнья
күргән китап, җыентык, мәкаләләрнең бу библиографиясе әле бүген дә
үзенең кыйммәтен югалтмаган, бүген дә кулланылышта. Библиографиянең
керешендә аны туплаучы Мәсгудә Бурнашева: «Тукай әсәрләренең һәм аның
турындагы әдәбиятның тулы библиографиясе якын киләчәктә чыгарылыр дип
уйлыйбыз», — дип язган иде. Әмма әлеге эшнең бүгенгә кадәр тормышка
ашканы юк. Шуны да әйтергә кирәк: Икетомлыкта басылган «Алла гыйшкына»,
«Кадер кич», «Иртәнге азан», «Мигъраҗ» кебек дини, милли мотивлар да
чагылыш тапкан шигырьләр Дүрттомлыкта читтә калдырыла. Моның сәбәбен Нил
Юзиев алда телгә алынган китабында болай аңлата: «Мондый шигырьләрнең
урынлаштырылмавына бу елларда иҗтимагый вакыйгаларны бәяләүдә шактый
көчәеп киткән вульгар-социологизмның фәнни һәм практик текстологиягә
үтеп керү билгесе дип танырга кирәктер. Тукайны атеист итебрәк «бизәп»,
редакцияләп күрсәтергә омтылу, шул рәвешчә әдәбият белемендәге гомуми
хезмәтләрдә генә түгел, классикларның әсәрләрен бастырып чыгару
практикасында да чагылмый калмый һәм классиклар портретын заман-чалатуга
бәйле үзгә бер эз сала».
Узган гасырның 70 нче һәм 80 нче елларында Г.Тукайның тагын ике
күптомлыгы басылып чыкты. Аларның беренчесе — Дүрттомлык (шагыйрьнең 90
еллыгына багышлана, 1975-1976 елларда басыла), икенчесе — Биштомлык (100
еллыгына багышлана, 1985-1986 елларда басыла). Ике басма да «Әсәрләр»
исеме белән дөнья күрә, академик басма дип күрсәтелми. Икесенең дә
гамәлгә куючысы — Рашат Гайнанов: ул — төзүче дә, текстларны, аңлатма
һәм искәрмәләрне әзерләүче дә (Биштомлыктагы материалларны текстологик
яктан әзерләүдә Лена Гайнанова катнаша.). Ул, басмадан басмага туплана
килгән тәҗрибәне үзләштереп, Тукай текстологиясен тагын да югарырак
баскычка күтәрә. Бу басмалар СССРның «җепшеклек» һәм «торгынлык»
исемнәре белән тарихка кергән елларында, әдәби мираска сыйнфыйлык
карашыннан чыгып бәяләү беркадәр йомшарган шартларда әзерләнә.
Биштомлыгы буенча эш Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих
институтында (хәзер Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) төзелгән махсус
текстология төркеменең фәнни-тикшеренү планнары нигезендә алып барыла.
Бу алшартлар Тукай мирасын яңача аңлауга, интерпретацияләүгә һәм
текстологик принципларны төгәлрәк куллануга юл ача. Төп чыганаклар
җентекләп тикшерелә, нәтиҗәдә текстлар Тукайның иҗади ирек-ихтыярын
бозмыйча чагылдырырлык хәлгә китерелә. Аңлатма һәм искәрмәләр дә
тулылана төшә, теге яки бу әсәрнең язылу тарихын, эчтәлегенең шул
заманнардагы тормыш күренешләре, иҗтимагый вакыйгалар, реаль шәхесләр
язмышы белән бәйлелеген ачуга хезмәт итә. Басмаларны текстология фәне
таләпләренә җавап бирерлек итеп әзерләү Г.Тукайның авторлыгы ачылып
бетмәгән әсәрләргә дә игътибар итүдә, аларның кайбер ләрен томнарда
урнаштыруда да күренә. Дүрттомлыкның 2 нче һәм 4 нче томнарында мондый
әсәрләр «Аныкы булуы ихтимал әсәрләр» дигән бүлеккә тупланса,
Биштомлыкта аларның исемнәре һәм эчтәлеге төрлечә: 2 нче томда
«Тукайныкы булуы ихтимал шигырьләр» дип, 4 нче томда «Тукайныкы булуы
ихтимал проза әсәрләре», 1 нче томда «Тукайга нисбәт ителгән һәм
өйрәнчек шигырьләр (1901-1907)», 3 нче томда «Беренче өйрәнчек һәм
Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр (1904-1906)» дип бирелә. Томнарны
өйрәнчек әсәрләр белән ачып җибәрү укучылар өчен кызыклы булмас дигән уй
кайчак төзүчеләрне гомуми хронологиягә чыгарма ясарга һәм текстларны
азакта урнаштыруга этәрә. Бу алым фәнни-популяр басмалар төзү
практикасында очрап тора (мәсәлән, Г.Ибраһимов, М.Гафури, М.Җәлил
томнарында). Әмма мондый текстларны «ихтимал әсәрләр» белән бергә
урнаштыру укучыларда, боларның кайсысы һичшиксез авторныкы, кайсысы
ихтимал гына, дигән дилемма тудыра. Гомумән алганда, Биштомлык совет
режимы шартларында да сөекле шагыйребез иҗатын халкыбызга кайтаруда кыю
һәм уңышлы адым булды. Шул заман идеологиясе басымы нәтиҗәсендә кайбер
әсәрләрнең басмада урын алмавына, берише текстларның кыскартылып
кертелүенә, аңлатмалар һәм искәрмәләрнең мәҗбүри рәвештә сыйнфый
карашлар «яктылыгында» язылуларына карамастан, егерме биш ел инде ул
һаман да кулланылышта.
XX гасыр ахырында илебезнең иҗтимагый тормышында килеп чыккан кискен,
радикаль үзгәрешләр әдәбиятыбызның үткәнен бернинди чикләүләрсез
өйрәнергә, әдәби мирасыбызны халыкка кайтару юлында фәнни текстология
принципларыннан чигенмичә иҗтиһат кылырга мөмкинлек бирә. Бу юлда
беренче булып эшләнергә тиешлесе — Габдулла Тукай әсәрләренең тулы
академик басмасын төзү. Ниһаять, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятчы-текстологлары шушы гаять
мөһим текстологик эшкә керештеләр.
Тукай әсәрләренең алтытомлык булып чыгачак академик басмасында, аерым
алганда 1 нче һәм 2 нче томнарында, шагыйрьнең шигъри әсәрләре
тупланган. Гәрчә 80 нче елларда дөнья күргән Биштомлыкның баштагы ике
томы шулай ук шигъри әсәрләрне эченә алган булса да, яңа ике том аларны
гына кабатламый. Үзгәрешләр томнарның составында чагыла. Егерме еллар
элек Габдулла Тукай әсәрләре рәтендә йөртелгән ике текстны — «Сөй
гомерне, сөй халыкны…» дип башланган шигырьне Сәгыйть Сүнчәләй,
«Экспромт»ны исә Нәҗип Думави язганлыгы расланган иде. «Аһ идәрсәм…»
шулай ук башка авторныкы булып чыкты. Алар томнарга кертелмәделәр. Ә
инде Биштомлыкның 1 нче һәм 2 нче томнарындагы кушымталарда бирелгән
алты өйрәнчек шигырь («Приемныйның ишекләре…», «»Шура»
шигырьләреннән», «Әхмәтсафа әфәнде…», «Тугъды, көн тугар кеби…»,
«Рөшеде вар…», «Мәгатыйль кыйлды милләтне…») бу юлы, хронологиягә
буйсындырылып, томның башына урнаштырылды. Шулай ук томнарга моңа кадәр
төрле сәбәпләр аркасында читләштерелгән алты шигырь («Әнвәр бәк», «Кем
ул?», «Фәләннең фәләне», «Булмый», «Тәмсил», «Ана илә Бала») өстәлде.
Академик басмаларга куела торган текстологик таләпләрне күздә тотып,
төзүчеләр, барлык текстларны чыганаклары буенча тикшереп, аларга
күпсанлы төзәтмәләр керттеләр, искәрмә һәм аңлатмаларны төгәлләштерделәр
һәм тулыландырдылар, совет чорында тагылган субъектив бәя-хөкемнәрдән
арындырдылар. Барыннан да бигрәк, Тукай үзе исән вакытта төзеп калдырган
һәм дөнья күргән барлык басмалар — 1907-1914 елларда басылган 33
китап-җыентыктагы текстлар, «Уклар», «Әлгасрелҗәдид», «Яшен», «Ялт-йолт»
журналлары, «Фикер», «Әлислах» газеталарының һәр саны җентекләп
тикшерелде. Ике томда да текстлар шагыйрь язганча, үзгәртелмичә
җиткерелде.
Аеруча зур игътибар аңлатма һәм искәрмәләрне язуга бирелүен кабатлап
әйтергә кирәк. Моның өчен, материал эзләп, төзүчеләр Тукай чоры татар
газета-журналларына мөрәҗәгать иттеләр. 1906-1913 елларда чыккан
«Йолдыз», «Кояш», «Идел», «Вакыт», «Әлислах» газеталарында, «Шура»,
«Яшен», «Ялт-йолт», «Дин вә мәгыйшәт» журналларында Г.Тукай темасы
күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Татарстан Республикасы Милли архивында
сакланган цензура материаллары шагыйрь иҗатының һәрчак күзәтү астында
торганлыгы турында сөйлиләр. Томнарны төзүчеләр Тукайның теге яки бу
әсәре нинди чыганакларга таянып, иҗади файдаланып язылуын ачыкларга
омтылдылар. Нәтиҗәдә кайбер әсәрләрен язуга этәргән рус авторларының
шигырьләре дә табылды һәм искәрмә-аңлатмаларга урнаштырылды. Аларны
Тукай әсәрләре белән янәшә куеп, чагыштырып укыганда, татар шагыйренең
һәрчак диярлек иҗади эш итүен, үз уй-фикерен чагылдыруын күрергә була.

Зөфәр Рәмиев,
филология фәннәре докторы

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).


 

Комментарий язарга


*