ТАТ РУС ENG

*** («Тугъды, көн тугар кеби…»)

***

Тугъды, көн тугар кеби, бер сахибе һиммәт гани;
Чарасыз мәдх итмәсенә мәҗбүр әйләде бәни.

Исеме аның Вәлиулла, димәк, улыр әүлия;
Хамие дине Мөхәммәд һәм хәбибе әнбия.

Тасвир итде мәдрәсәне гүя бер гәүһәр фишан;
Пакьлеге, гүзәллеге вирәдер оҗмахтан нишан.

Тәҗдид итде мәктәбең ашханә, госелханәсен;
Иҗтиһадла табдул һәрбер мөшкилгә бер чарасын.

Кәлде, тәгъмир әйләде, дәфгъ әйләде зилләтләри;
Галәми игъмар идәҗәк тагъ кисәр һиммәтләри.

Япды җәннәт кеби идеб мәхдүм өчен бүлмәйе;
Шунда мохтар итде мәхдүм ятмайы-ултырмайы.

Бундан әүвәл барча искеләр иде.
Халь дилилә мәдрәсә сөйләр иде;
Диер иде: «Сез мине ник бакмыйсыз?
Ник карамыйсыз да ник чистартмыйсыз?»

Агълар ирде: «Банием үлдеме? — диб. —
Йә исә шартладымы, бөлдеме?» — диб.
Дир иде: «Мортаза бай! Мортаза бай!
Сән нигә бигрәк саран булдың болай?

Нигә салдың син бәни — карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач.
Мортаза бай! Син төзәтмәссең бугай —
Мин телимен Алладан икенче бай».

Күб дә үтмәде — кабул булды теләк,
Мөнкәсир улды һәм әгъразе киләб:

Чыкды аңсыздан Хәмидуллин Вәли,
Тәгъмир итде балядә мәзкүрләри!
Бу затмыш зөбдәэ сангать илаһи,
Инсан имеш дә фитърәте кәмаһи

Мәүлямез әмсалене итсен гадид,
Таки улсын бәхтияр гасры җәдид!

Хәзерге әдәби телдә

***

Туды, көн туган кебек, бер игелек иясе бай;
Мактатырга мәҗбүр итте, ихтыярсыздан бугай.

Исме аның Вәлиулла, димәк, ул – изге кеше;
Мөхәммәт динен яклаучы, пәйгамбәрләр сөюче.

Бизәде мәдрәсәне ул асылташ кебек итеп;
Гүзәллеге оҗмахны искә төшерерлек итеп.

Мәктәп ашханәсен, юыну бүлмәсен яңартты;
Тырышлыгы белән кыен эшкә чарасын тапты.

Килде дә ямьсез, килбәтсез урыннарны төзәтте.
Тау кисәр эшлекле ул — тотынса, дөнья төзәтер.

Мәхдүм өчен дә бер бүлмәне гүя җәннәт итте.
Мәхдүм дә аны үзенә тору урыны итте.

Моннан элек барсы да иске иде.
Мәдрәсә күңле белән әйтә иде;
Диде: «Соң ник мине сез бакмыйсыз?
Ник карамыйсыз да ник чистартмыйсыз?»

Елый иде: «Хуҗам-бай үлдеме? — дип.—
Әллә ул шартладымы, бөлдеме?» — дип.
Әйтә иде: «Мортаза бай! Мортаза бай!
Син нигә бигрәк саран булдың болай?

Нигә салдың син мине — карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач.

Мортаза бай! Син төзәтмәссең бугай —
Мин телимен Алладан икенче бай».

Күп тә үтмәде — теләк кабул булды,
Кабат ялваруга урын калмады:

Чыкты аңсыздан Хәмидуллин Вәли,
Нишләгәнен санап чыктым бит әле!
Ул илаһи осталыкка ия икән,
Тумыштан ук игелекле кеше икән.

Алла мондыйларның санын арттырсын,
Әйдә, яңа гасыр бәхетле булсын!

Табдул — табды (тапты) ул.
Затмыш — зат имеш.
Кәмаһи — кәма һүә.

(*** («Тугъды, көн тугар кеби, бер сахибе һиммәт гани…»). Тукай үзе исән чагында басылмаган. Кулъязма «Әлгасрелҗәдид»нең 1904 елгы ноябрь (15 нче) санында урнаштырылган. Шуннан алып, беренче тапкыр икенче Дүрттомлыкның 1 нче томында «Өйрәнчек шигырьләр» бүлегенә кертелгән. Текст кулъязма журналдан алынган.
Журнал санын ачып җибәргән «Мәҗлесе Гыйльмия» дигән кереш сүздә мондый юлларны укыйбыз: «Кичән пәнҗешәнбә кичәсе «әл-Мотыйгыя» мәдрәсәи Гамирәсендә мәҗлесе гыйльмия әүвәл дәфга уларак вөҗүдә кәлде. Шәкертләр һөп хазыир иде. Чук мәсаил хакында әдибанә вә мөдәккыйканә бәхәсләр иделде. Һәр кимә эстәдекени сөйләмәя ихтыяр вирелде. Бер кач зарур маддәләр хакында мәслихәт вә мөзакәрәләр улды вә фәүкыльгадә низамлә иҗраэ улынды. Бу дәфга вәрәкамездә хазыйрьлекчә мәҗлесдә улан җөмлә мәсавиле язмаячагыз, ялгыз мәдрәсәм «Мотыйгыя» әдибе Габдулла Тукаевың шу мәҗлесдә кыйраәт әйләдеге әбъятени дәрҗлә иктифа йдәрез, чөнки у зат буныңла җәмигъ нотык сөйләян затлар дин тәфәувык итде. Габдулла әфәнде әснаи мөзакәрәдә диде ки: «Рөхсәт итсәңез, мәдрәсәмезнең баш назире Вәлиуллаһ әфәнде Хәмидуллингә хезмәте хәсәнәләрене тәкъдир идеб начизанә тәэлиф әйләдекем әбъяти мәҗлесе Гыйльмиядә кыйраәт илә мөшәррәф улурдым». Тәвакъкыфтән соңра, мәҗлесдә хазыйр улаклар бер агыздан: «Рөхсәт, рөхсәт!» — диделәр. Вә Һәм дә риҗаэ вә тәмәнни әйләянләри дә улды. Буның соңында иштә Габдулла әфәнденең укыдыгы әбъяте булыр». («Үткән пәнҗешәмбе кичәсендә әл-Мотыйгыйның төзек мәдрәсәсендә беренче тапкыр буларак «Гыйльми мәҗлес» барлыкка килде. Шәкертләр күп иде. Күп әдәби мәсьәләләр ныклап тикшерелде, һәркемгә теләгәнен сөйләргә ихтыяр бирелде. Кайбер кирәкле мәсьәләләр хакында төпле фикер алышу булды һәм гадәттән тыш тәртип белән барды. Бу язмабызда мәҗлестә каралган барлык мәсьәләләрне дә язмыйча, бары тик мәдрөсәи «Мотыйгыя» әдибе Габдулла Тукаевның шул мәҗлестә укыган шигырьләрен урнаштыру белән чикләнәбез, чөнки бу зат моның белән барлык сөйләүчеләрдән дә өстен чыкты. Габдулла әфәнде чыгышында болай диде: «Рөхсәт итсәгез, мәдрәсәбезнең баш назире (караучысы) Вәлиуллаһ әфәнде Хәмидуллинга күркәм хезмәтләрен тәкъдир итеп язган зәгыйфь кенә бәетләремне гыйльми мәҗлестә укуым белән шат булыр идем». Бераз тынлыктан соң мәҗлестә булганнар беравыздан: «Рөхсәт, рөхсәт!» – диделәр. Шулай ук ялварып, үтенеп сораучылар да булды. Моннан соң Габдулла әфәнденең укыган бәетләре менә болар…»)
Шуннан соң югарыдагы шигырь китерелә. Шигырьнең ахырына тагын мондый сүзләр өстәлгән: «Бундан аңламак мөмкин ула бел үр ки, хәмед улсын, мәдрәсәи «Мотыйгыядә» гүзәл әдиб вә шагыйрьләр дә вар…» Текст кулъязма журналдан алынган.
Вәлиулла – Вәлиулла Хәмидуллин — «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә Мортаза Гобәйдуллинны алмаштырган назир (караучы, попечитель), Уральск мөселманнарының җәмгыяте хәйрия рәисе. 1907 елның февралендә Камил Мотыйгыйның наширлек һәм редакторлык хокукы алынганнан соң, «Әлгасрелҗәдид» журналы, «Фикер» һәм «Уральский дневник» газеталарының яңа нәширләреннән берсе, «Әлгасрелҗәдид» белән «Фикер»нең вакытлы редакторы була.
… мәхдүм… Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин; әтисенең кайбер дәресләрен алып, мәдрәсәдә торып укыткан К. Мотыйгый өчен, яңа назир аерым кабинет ясата.
Мортаза бай — миллионер Мортаза Гобәйдуллин; ул «Мотыйгыя» мәдрәсәсенең бинасын салдыра, матди яктан да азмы-күпме тәэмин итүе сәбәпле, мәдрәсәнең фәхри назире санала, әмма соңыннан бу ярдәменнән баш тарта. Шәкерт Тукай бу шигыре белән, яңа назиргә мәдхия укып, Мортаза байны намуслы эш йөртергә чакырырга тели.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 *** («Tuğdı, kön tuğar kebi…») >>>

Комментарий язарга


*