ТАТ РУС ENG

Мужик йокысы

(Шагыйрь мәшһүр Кольцовның шигыреннән тәрҗемә вә икътибас ителмештер)

Ник йоклыйсың, мужик?
Яз җитте, һәм үсте
Чирәмнәр йортыңда;
Тор, уян, күтәрел!

Үз-үзеңә кара:
Кем идең, кем булдың?
Нәрсә бар милкеңдә?

Ындырда юк орлык,
Иген юк урырлык;
Атың бар бик начар,
Өч тәңкә торырлык.

Игенең урмаган,
Кибәнең куймаган,
Син үзең дә ялкау,
Хатының «булмаган».

Исеңнән чыгарма:
Сине бай вактыңда
Дустларың мактады
Алдыңда, артыңда;

Син кайда барсаң да,
Урның иде түрдә,
Акчасыз күп артык
Тыныч яту гүрдә.

Синдә мал беткәнне
Дустларын белделәр;
Алдыңда, артыңда
Кул чабып көлделәр.

Урмаган арышың
Ята кырда ятим;
Хәтерең калмасын,
Бер-ике сүз әйтим:

Урмаган арышың —
Бер еллык табышың;
Аны җил коядыр,
Чыпчыклар җыядыр.

Инде кыш та керде,
Игенне бетерде;
Чаналар астында
Ак карлар шытырдый.

Үзеңдә ялкаулык,
Хатныңда аңкаулык;
Кайда кышка азык
Ачлыктан сакларлык?

Күршеләр, йөк төяп,
Калага саттылар
Һәм, җыйгач күп запас,
Бот сузып яттылар.

Җиктеләр пар аттан,
Өй салып нараттан;
Синең йортта аш юк
Туярлык таракан.

Синең өй балчыктан,
Бөкрәйгән карчыктай;
Кимреп иске ипи,
Ашыйсың тансыктай.

Хатының, балаң ач,
Ашарга булмагач;
Бу көнне күргәнче,
Өеңне ташлап кач.

Күршеләр бай булды,
Ашлары май булды;
Син, ялкау, йоклагач,
Янчыгың сай булды.

Иттеләр өмәләр,
Җыйдылар гөмбәләр;
Һәр михнәт соңында
Рәхәтле көн дә бар.

Тик яткач, Ходаем
Бирми мал сәбәпсез:
Бишмәтең таланган,
Күлмәгең сәдәпсез.

Хак сүзне әйткәнгә,
Киң күңлең тарайса,
Урныңнан кузгалма,
Йоклый күр, алайса.

(«Мужик йокысы». «Фикер» газетасының 1905 елгы 26 ноябрь санында «Мөтәрҗим Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. Бу әсәр  – А.В.Кольцовның (1809-1842) «Что ты спишь, мужичок?..» (1839 ел, 25 сентябрь) исемле шигыреннән ирекле тәрҗемә һәм «икътибас»ы. Кольцов шигырендә барлыгы 13 дүртьюллык булса, Тукайда ул 19 дүртьюллык тәшкил итә. Бу чагыштырудан шагыйребезнең, чыннан да, Кольцов әсәрендәге теманы шактый гына үстереп баетканы аңлашыла. Шул җөмләдән, Тукай шигырендә мөрәҗәгать объекты булган «мужик»ка аның гаиләсе: хатыны һәм балалары өстәлә. «4 нче дәфтәр»дә (1907) басыла. Шигырьгә биргән искәрмәсендә Габдулла Тукай болай яза: «Иң беренче тәрҗемә вә тәхриремдер». Камил Мотыйгыйның истәлекләр китабында язылганча, Г.Тукай бу шигырен «әүвәлдән әзерләп куйган». Билгеле булганча, А.Кольцов әсәрен гади халыкка җиңел, аңлаешлы телдә язган. Тукай да, «Что ты спишь, мужичок?..»ны тәрҗемә иткәндә, гап-гади сөйләм телен кулланган. «Мужик йокысы» тел җәһәтеннән шагыйрьнең ул чорда язган назымнарыннан бик нык аерыла. Г.Тукайның «Шигырь китапханәсеннән 4 нче дәфтәр»е турындагы бәяләмәсендә («Әлислах», 1908 ел, 17 нче сан) Ф.Әмирхан болай ди: «Тәрҗемәләр арасында «Охшату» һәм «Мужик йокысы» гонванлы тәрҗемәләре муаффәкыятьсез сайлау дип атамаска мөмкин түгелдер».
«4 нче дәфтәр»нең 1909 елгы икенче басмасында дүртенче дүртьюллык түбәндәгечә:

Мал юк дип зарланма, —
Үзеңнән күр аны;
Чәч иген: җир яхшы, —
Алырсың дөньяны…

Ләкин Фатих Әмирхан бу дүртьюллыкны тәнкыйтьләп, аны урынсыз дип күрсәткәннән соң («Әлислах», 1908 ел, 2 февраль), Тукай шигырьне бер җыентыгына да кертми.
А.Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?..» шигыренең тексты:

Что ты спишь, мужичок?
Ведь весна на дворе;
Ведь соседи твои
Работают давно.

Встань, проснись, подымись,
На себя погляди:
Что ты был? И что стал?
И что есть у тебя?

На гумне — ни снопа;
В закромах — ни зерна;
На дворе, по траве –
Хоть шаром  покати.

Из клетей домовой
Сор метлою посмел;
И лошадок за долг
По соседям развел.

И под лавкой сундук
Опрокинут, лежит;
И, погнувшись, изба,
Как старушка, стоит.

Вспомни время свое:
Как катилось оно
По полям и лугам
Золотою рекой!

Со двора и гумна
По дорожке болыпой
По селам, городам,
По торговым людям!

И как двери ему
Растворяли везде,
И в почетном угле
Было место твое!

А теперь под окном
Ты с нуждою сидишь,
И весь день на печи
Без просыпу лежишь.

А в полях сиротой
Хлеб нескошен стоит.
Ветер точит зерно!
Птица клюет его!

Что ты спишь, мужичок?
Ведь уж лето прошло,
Ведь уж осень на двор
Через прясло глядит.

Вслед за нею зима
В теплой шубе идет,
Под снежком порошит,
Под санями хрустит.

Все соседи на них
Хлеб везут, продают,
Собирают казну —
Бражку ковшиком пьют.

«Мужик йокысы» шигыренең тексты «4 нче дәфтәр»дән (1909) алынган.
«Фикер» — 1905 елның 26 ноябреннән 1907 елның 18 маена кадәр Җаекта (Уральскида) чыккан газета. Нашире һәм мөхәррире – Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Mujik yoqısı >>>

Комментарий язарга


*