Шималь яктан чыгып бәркъ, орды бер нур,
Зыясыннан әһали улды пәрнур.
Мотабикъдер мөсәммасенә исме,
Мөнасыйбдыр дәхи исменә җисме.
Нә дәүләт милләтә, нә бәхт вә талигъ,
Бу көз төньяктан улды шәмес талигъ.
Әгәр итсә иде ислам тәҗәссем,
Бакыб бу «Нур»а идәрди тәбәссем, —
Ничек миръат катында зифа дөхтәр
Көлеб һәм бакдыкынча бакмак эстәр.
Мәхәлле нәшре гали җай шәһәрдер;
Ки нуры тәхте пае падишаһдыр.
«Нур»ың һәр сәтры хави төрле мәгънә,
Каляме хикмәт вә мәгънәя мәбнә.
Вә һәр әхбаре — садыйк, гайре кязиб;
Хәлаикъ калебе җалиб вә җазиб.
Һәр тарафка нур сачәр, мәшһүр улыр;
Сүзләре энҗе кеби мәнсүр улыр.
Чугулсын мөштәри кариэләре һәм
Булынсын милләтең дәрденә мәрһәм.
Җәридә — бер фәридә, наме — «Нур»дыр,
Татара якты көндер һәм сөрурдыр.
Нә мәдхитсәм дә, нәфсем улмый канигъ,
Һаман мәдхитмәя мәйял вә тамигъ.
Аны мәдх вә сәнамыз та әбәддер,
Каләм гүя аны мәдхә әсәддер.
Мәгариф нәшре улсын бездә гадәт;
Буңа багълы дорыр бәхт вә сәгадәт.
Габәс үткәрмәялем маһ вә сали,
Тәрәкъкый идәлем, идеб тәгали.
Тәгассыблар, тәшәйехләр нә лазим?
Улалым җөмләмез бер юла газим.
«Тәрҗеман» бу милләтең
Дәрденә улсын тәрҗеман;
«Нур» да тәнвирендә тәксир
Итмәсәйде һәр заман.
Хәятына «Хәят»ың гыйбта
Итде әрмәнстанлар,
Әбәд хәй улсын,
Ачылсын юлына һәб.
Бәхер — гарәпләрдә шигырь үлчәве.
Хәзерге әдәби телдә
Шигырь
Төньяктан, яшьнәп яшен, бер нур атылды,
Яктысыннан халыкның күзе чагылды.
«Нур» дип аталуы да бит бик урынлы,
Шулай ук исеменә җисеме дә килә туры.
Милләткә никадәр байлык, бәхет, якты
Киләчәк, чөнки бу көз төн яктан кояш чыкты.
Бар мөселман булалса иде бер гәүдә,
«Нур»га карап, елмаер иде ул, — гүя
Көзге алдында бер зифа кыз көлә
Һәм караган саен аның карыйсы килә.
Бөек, зур шәһәр — аның басылу урны,
Патшаның башкаласында чыккан ул нур.
Һәр юлы төрле мәгънәгә ия «Нур»ның,
Чөнки ул хикмәтле сүз-мәгънәдән гыйбарәт.
Аның һәр хәбәре ялган түгел, туры,
Дөрес; халык күңелен үзенә тартып тора.
Бар якка нур чәчә, шуның белән мәшһүр ул,
Сүзләре дә — энҗе кебек тезелгән.
Алдырып, укучылар саны гел үссен,
Милләт авыруына шифа булып төшсен!
Газета — тиңдәшсез нәрсә, исеме — «Нур»,
Татарга ул — якты көн, зур куанычтыр.
Ничек кенә мактасам да, артык түгел,
Гел мактап кына торырга тели күңел.
Мактарбыз һәм зурларбыз без аны һаман;
Арысландай булып мактый аны каләм.
Мәгариф тарату булсын бездә гадәт;
Бит шуңа бәйле бәхет-рәхәт.
Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел,
Тәрәккый итеп, тотыйк алга юл.
Нигә кирәк искелек, кирелек һәм шәехлек –
Барчабыз бер юлдан тырышып атлыйк.
«Тәрҗеман» бу милләтнең
Авыруын әйтүче булсын;
«Нур» да агарту эшеннән
Беркайчан да туктамасын!
«Хәят»нең яшәп килүенә
Әрмәннәр дә көнләште;
Мәңге терек бул син,
Юлларың гел ачык булсын!
(«Шигырь («Шималь яктан…»)». «Нур» газетасының 1905 елгы 6 декабрь санында басылган. Алдына Тукайның «Нур» мөхәрриренә хаты урнаштырылган. Аның тексты түбәндәгечә:
«Шәһри Петербургда мөхәррире «Нур» әфәнде хәзрәтләренә.
Безем шу ашагыдагы әбъяте гаҗизанәмези косурына бакмаярак, җәридәңезен почмагына сыгдырсаңыз, кәмале һиммәтеңездән гад идәр идем». («Петербург шәһәрендә «Нур» мөхәррире әфәнде хәзрәтләренә! Безнең шул түбәндәге зәгыйфь бәетләребезне, җитешсезлекләренә карамастан, газетагызның бер почмагына сыйдырсагыз, камил тырышуыгыздан санар идем».) «Шигырь»нең азагына «Үтенеп: Уральскидә мәдрәсәи «Мотыйгыя» шәкерте Габдулла Тукаев, тарих 15 октябрь, 1905 сәнә» дип куелган.
«Нур» – Идел-Урал мөселманнарының беренче газетасы. 1905-1914 елларда Санкт-Петербургта чыга. Нашире – Гатаулла Баязитов.
«Тәрҗеман» – 1883-1918 елларда Бакчасарайда чыккан беренче мөселман төрки-татар газетасы. Нашире һәм мөхәррире (1914 елга кадәр) – Исмәгыйль бәк Гаспралы (Гаспринский) (1851-1914).
«Хәят» – Бакуда 1905-1907 елларда нәшер ителгән мөселман газетасы.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).