ТАТ РУС ENG

Хөррият хакында

Кайда китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карасак борлып,
Ерак анлар калдыя.

Тигез булды законда
Татар, урыс, япун да;
Ак алъяпкыч, зипун да
Там азатлык алдыя.

Барча цензур ябылгач,
Дәрткә дәрман табылгач,
Кызыл кара ясаган
Кярханәләр бөлдия.

Күп яшь егетләр үлде,
Мәетләр дөнья тулды,
Намнәре бакый булды
Та кыямәт тидия*.

Шәкерт, студент — бары,
Дарга асылганнары,—
Сез бу арысланнарый
Онытмагыз тидия.

Кызганмады малларын,
Корбан кыйлды җаннарын,
Җан биргәндә, шатланып,
Көлә-көлә үлдия.

Инде китте элгәре
Зынҗырланган телләре,
Милләтнең былбыллары
Сайрап-сайрап тордыя.

*

Китте хәсрәт, әләмнәр,
Иркенләде каләмнәр;
Булсын күп-күп сәламнәр
Рухларына тидия.

Мәмнүн булсын рухлары,
Изге булсын духлары;
Боларның ах-ухлары
Хөрриятне бирдия.

*Исемнәре мәңге калды.
Там — тулы.
Кярханә — эш өе, мастерская, завод-фабрика.
Зынҗырланган – чылбырланган.
Әләм – ачыну.
Мәмнүн булу – шатлану.

(«Хөррият хакында». «Фикер» газетасының 1905 елгы 11 декабрь (3 нче) санында басылган. Әсәр Тукай иҗатында (матбугатта басылган шигырьләрендә) беренче тапкыр «Габдулла Тукаев» дип имзалана. Өченче строфадагы «Барча цензур ябылгач…» дигән юл «4 нче дәфтәр»дә (1907) «Барча богау алынгач» дип үзгәртелгән; бишенче һәм алтынчы строфалардагы «Дарга асылганнары», «Корбан кыйлды җаннарын» юллары урынына күп нокталар куелган. Бу үзгәрешләр, мөгаен, цензура таләпләреннән чыгып эшләнгән булса кирәк. «4 нче дәфтәр»гә шигырь бөтенләй кертелмәгән. Текст «Фикер»дән алынган.
Шигырь 1905 елгы, 17 октябрь Манифесты чыгуы һәм хөкүмәт тарафыннан шәһәрләрдә «гомуми һәм рухи цензураның» бетерелүе («Временные правила о повремённых изданиях», 24 ноябрь) уңае белән язылган. Шул ук елның 19 октябрь — 24 ноябрь аралыгында Русиядә бөтен матбугат органнары тулы ирек, ягъни цензурасызлык шартларында басылган. Ләкин, декабрь башларыннан алып, цензура режимы әкренләп кире кайта башлаган.
«Хөррият хакында» «Бакырган китабы» (XII гасыр, авторы – Сөләйман Бакыргани) шигъри үлчәмендә язылган (һәр дүртьюллыкның азагына «ия» («ыя») кушымчалы сүз куелу бу калыпның төп күрсәткечләреннән санала).

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Xörriät xaqında >>>

Комментарий язарга


*