Языңыз да фикереңезне, фикри фикрә багълаңыз;
Фикридүбән халемезне, «Фикр»ә языб агълаңыз.
Фикреңезгә юл вирермез, дәрҗ идәрмез «Фикр»ә без;
«Мәҗмәгыль әфкяр» намене вирмеш идек «Фикр»ә без,
Фикреңезне сыгъдырыр мәйдане васигъ «Фикр»емез;
Милләтә һәр фикри тәфкирә муасигъ «Фикр»емез.
Языңыз әфкяреңез, улсын мөнәүвәр фикреңез;
Фикреңездер – фикремез һәм фикремездер – фикреңез.
Язмалы, дәрҗ итмәли — гольянә кәлсен фикремез;
Бу гокамәтләр бетеб, дөньяя кәлсен фикремез.
Чөн тәвәллед итсә әфкяр, юлланыр һәр кяремез, —
Фикремез будыр безем, мәгълүмеңез, дәркяреңез.
Та әзәлдин бирле безләр фикремез мәхбүс идек,
Кем капамышдыр бези? Мәхбүс идек, мәэюс идек.
Кәлде форсат ул кафәсләрне дә вәйран итмәя,
Һәм алыб сәрбәст нәфәсләрне дә тайран итмәя.
Фикремез улсын мөҗәддәд, — кыйл хәзәр! Искермәсен.
Һәм дә җәнҗалдан, җидальдән кыл кадәр ис кермәсен.
Фикремез тәфрикы өммәт йилләрен исдермәсен,
Исдереб, тәүхиде милләт юлларын кисдермәсен.
Хәзерге әдәби телдә
Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз;
Фикерләшеп хәлебезне, «Фикер»гә язып елагыз.
Фикерегезгә юл бирербез, бастырып «Фикер»гә без;
«Фикер җыентыгы» исемен бирдек бит «Фикер»гә без.
Бар фикрегезне сыйдырыр: мәйданы иркен «Фикер»нең —
Милләткә фикерләшергә ирек биргән «Фикер»нең.
Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез;
Фикерегездер — фикеребез һәм фикеребездер — фикерегез.
Языйк һәм басып таратыйк, — күп фикерләр кузгалсын;
Бу кысырлык бетеп, дөньяга фикеребез юл алсын.
Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр,—
Бу мәгълүм булсын һәркемгә — шушындый безнең фикер.
Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде;
Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде?
Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар,
Килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар.
Фикеребез торсын яңарып гел, — саклан! Искермәсен;
Үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен.
Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен,
Истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!
(««Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел». «Фикер»нең 1906 елгы 24, 31 март, 9, 17, 23 апрель (11—15 нче) саннарында, һәр санда икешәр бәйтле итеп, газетаның исеме астында «сәрләүхәсез» (исемсез) һәм имзасыз килеш басылып барган. «4 нче дәфтәр»дә (1907) «Фикер» гәзитәсенә генә махсус түгел» исемендә бирелгән. Текст «4 нче дәфтәр»дән алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).
«Fiker» gäzitäsenä genä maxsus tügel>>>