ТАТ РУС ENG

Мөридләр каберстанындан бер аваз 

Милләти вәйран идән ишан икәндер, белмәдем;
Ул ишанлар милләтә дошман икәндер, белмәдем.

Милләти иһдам идән, игъдам идән шунлар имеш;
Анларый инкяр идән зи шан икәндер, белмәдем.

Анларый юк итмәк ичөн чын күңелдән чалышан —
Милләти әгълая чалышан икәндер, белмәдем.

Анлара каршы каләм тартанлар — арыслан имеш;
Анлари тәкъдис идән таушан икәндер, белмәдем.

Шунлара коллык идәнләр, кул вирән бичаралар —
Милләти излял идән шәйтан икәндер, белмәдем.

Анлари мөршид санан әгъванлари ахмак имеш;
Безләри иршад идән Коръән икәндер, белмәдем.

Бу ишанлыклар-фәләнләр бер мәҗүсилек имеш;
Нигезе-аслы буның ботлан икәндер, белмәдем.

Чук заманлар әкл идән бунлар бу җансыз милләти;
Бу ишан мәет йиән сыртлан икәндер, белмәдем.

Бунлара табигъ улубән, бер-беренә ук атан
Бу тәвабигъ җөмлә шарлатан икәндер, белмәдем.

Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр;
Аһ, боны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.

Кәндеми суфи белеб, хәтерлыйордым җәннәти,
Иштә кадрем эт илән якъсан икәндер, белмәдем.

Хәзерге әдәби телдә

Мөритләр каберстаныннан бер аваз

Таркатучы милләтне ишан икәндер, белмәдем;
Ул ишаннар милләткә дошман икәндер, белмәдем.

Милләтне бетерүчеләр нәкъ менә шулар икән;
Аларны кире кагучы — намуслы икәндер, белмәдем.

Чын күңелдән тырышучылар аларны юк итәргә
Милләтне гел күтәрүчеләр икәндер, белмәдем.

Аларга каршы каләм күтәргәннәр — арыслан икән,
Ишанны изге санаучы — куян икәндер, белмәдем.

Ишаннарга коллык иткән, кул биргән бичаралар –
Милләтне аздыручы шайтан икәндер, белмәдем.

Аларны башчы санаучы иярченнәре ахмак икән,
Туры юлга күндерүче Коръән икәндер, белмәдем.

Бу ишанлыклар-фәләннәр бер мәҗүсилек икән,
Нигезе-аслы төпсез бернәрсә икәндер, белмәдем.

Бу җансыз милләтне алар күп заманнар кимергәннәр,
Үләксә ашаучы сыртлан икәндер ишан, белмәдем.

Болар коткысы астында бер-беренә ук аткан
Иярченнәр барсы шарлатан икәндер, белмәдем.

«Инкыйраз» исемле әсәр безгә гыйбрәт сабагы бирде;
Аһ, моны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.

Үземне суфи исәпләп, оҗмахны искә ала идем;
Чынында кадерем эт белән бер икәндер, белмәдем.

 

Мөрит — ишанга ияргән кеше.
Сыртлан — ерткыч хайван, шакал.

(«Мөридләр каберстанындан бер аваз». «Әлгасрелҗәдид»нең
1906 елгы 15 апрель (4 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «4 нче
дәфтәр»дә (1907) чыккан. Текст шуннан алынган.
Бу шигырь белән «Сорыкортларга» шигыре турында «Фикер»нең шул ук елдагы 26 ноябрь санында мондый мәгълүмат бар: ««Әстерханда ушбу көннәрдә генә әдәбият ахшамы (кичәсе) булып, …Габдулла Тукаевның «Мөридләр каберстанындан бер аваз» вә «Сорыкортларга» дигән шигырьләрен музыка илә җырлаганнар. Әдәбият ахшамы әһали (халык) өчен дә, яшь интеллигентлар өчен дә маддәтән вә мәгънән файдалы булган. Әстерхан мөселманнарының да, әдәбият ахшамын күреп, күзләре нурланган».
Моннан тыш, «Фикер» битләрендә (1906 ел, 24 декабрь) әдәбият тәнкыйтьчесе, телче Насретдин әл-Хуҗашинең «Әлгасрелҗәдид» журналы хакында» хаты басылып, анда Тукай шигырьләрен мактаган мондый юллар бар: «Г.Тукаев җәнабләренең «әшгаре миллиясе» (милли шигырьләре) бу журналга аеруча зиннәтләри вирде. Бу журналда иң зыядә (иң нык) бөнем хушыма кәлән (миңа ошаган)… Тукаевның «әшгаре миллияседер» ки, гаять ләзиз хиссияте миллияләр уйгатты (ләззәтле милли хисләрне уятты). Бу әшгарьдөн (шигырьләрдән) дә иң зыядө хушыма көләне «Мөридлөр каберстанындан бер аваз» сәрләүхәсе (исеме) илә язылган шигырьләр иде ки, бу әшгарьнең эченә алдыгы мәгънәләри, хакыйкатьләри шигырь илә мәйдана куйган ялгыз Тукаен улдыгы кеби,
иң дәрдле, иң монтазам, иң гүзәл шигырьләр дәхи Тукаевның агызыннан сөйләнде».
Совет хакимияте елларында идеологик сәбәпләрдән чыгып, шигырьнең унынчы бәйте (икеюллыгы) бастырылмый килде:
Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр;
Аһ, буны язан кеше инсан икәндер, белмәдем.
«Инкыйраз» исемле әсәр безгә гыйбрәт сабагы бирде;
Аһ, моны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.
Бу бәйттә Габдулла Тукай ул елларда ук инде күренекле язучы һәм сәяси көрәшче булып өлгереп килгән Мөхәммәдгаяз Исхакыйны һәм аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» романын (1904) мактап яза. Гомумән, «Мөридләр каберстанындан бер аваз»да Тукай беренче тапкыр милләттәш әдипнең әсәренә соклануын, аңа бик зур әһәмият бирүең басым ясап әйтә. Шулай итеп, «Инкыйраз»да халкыбызның киләчәк язмышын ихлас кайгыртып язган Г.Исхакыйның иҗатына беренче шигъри тәкъриз (уңай бәяләмә) Тукайдан килә.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 Möridlär kaberstanından ber avaz>>>

Комментарий язарга


*