ТАТ РУС ENG

Государственная Думага

(«Ай бәгърем, Нәгыймә» көенә)

Ник бик тиз беттең син, Дума,
Ник җир-ирек алмадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?*

Ник бик яшьләй картайдың соң,
Ник мәңгегә калмадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Ник безне кызганмадың соң,
Коллыктан коткармадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Залим башлыкларны тотып,
Ник йөрәген ярмадың? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Ник баш бөктең залимнәргә,
Ник тыңладың сүзләрен? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

*

Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир? —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Бирәм дидең, вәгъдә бирдең.
Күрсәт җирең? Кайда? Бир! —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?

Депутатларны кудылар,
Черки төсле, «кош» тә «көш»! —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Иткән гайрәтең бума?

Самый важный генерал да
Түлке күрсәтте күкеш,
Ах җанашым, Дума, Дума,
Кыйлган гайрәтең бума?

Әйдә, дустлар, бер тибрәник,
Акны тәңре яклар бит. —
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Барлык гайрәтең бума?

Караны бер көн каралтып,
Акны бер көн аклар бит.—
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?


*»Бумы» сузе «Дума» белән рифмалаштыру өчен «бума» рәвешендә кулланылган.
(«Государственная Думага». «Фикер»нең 1906 елгы 22 октябрь һәм 5 ноябрь (бераз үзгәртелеп) саннарында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Өчтомлыкта бирелгән. Текст «Фикер»дән алынган.
Шигырь 1906 елның 9 июлендә чыккан патша манифесты нигезендә I Дәүләт Думасының таратылуы уңаеннан язылган.
Ник баш бөктең залимнәргә… — бу сүз бик үк төгәл түгел. Дума таратылганнан соң, аның 230 әгъзасы, Выборг шәһәрендә җыелып, «Халык вәкилләреннән халыкка» исемле мөрәҗәгать кабул итәләр, халыкны хөкүмәткә салым түләмәскә, патша армиясенә бармаска өндиләр. Бу депутатларның һәммәсе дә, кулга алынып, 30 көнгә төрмәгә ябылалар.
Бирәм дидең, вәгъдә бирдең, күрсәт җирең?.. — I Думада закон проекты төзелә һәм аның буенча җир, эре биләүчеләрдән тартып алынып, гади игенчеләрнең хосусый милегенә тапшырылырга тиеш була.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


Комментарий язарга


*