ТАТ РУС ENG

Алдандым

 
(Лермонтовка тәкълид)
Һич элекке төсле алдыңда түбәнләнмим хәзер;
Без ераклаштык, ишет: син — син хәзер, мин — мин хәзер.
Инде әмриткән сүзең дә аяте Коръән түгел;
Тәмле сүзең яки шелтәң күңлемә солтан түгел.
Син оныттың; мин дә иркемне саташулар белән
Алмыймын алмаштырып, — бушка маташулар белән.
Җитсен инде! Күп тәләф иттем сиңа елларны мин;
Һай, тоталмам ахры, бик күп кудым җилләрне мин!
Әйе, тилмерткән иде шул ул су төсле күзләрең;
Җитте күз, кул җитмәде: күктә шул ул йолдызларың!
Дөньяда һәрнәрсәдән бизгән иде бу яшь йөрәк —
Күрде дошман барчасын; сине сөяргә яхшырак.
Кем белә: егълап аяк астында үткән көннәрем,
Мәгънәсез аһлар белән буп-бушка үткән төннәрем
Бер-бер эш милләткә бирерләр иде, алданмасам,—
Мин, җүләр, гошшакъ рәтенә яшьтән үк ялганмасам.
Җисмеңә җан өрсәм, үтермәс иде милләт мине;
Та кыямәт зикридәрди, бәлки, тәгъзимләп мине.
Нигә назлы вәгъдәләр биргән идең син ул вакыт?
Ник хәзерге сурәтең күрсәтмәдең соң шул вакыт?
Кувәи шигъриями — җанымны бирдем мин сиңа,
Әйтче, и салкын матур! Каршы ни бирдең син миңа?
Хуш, җаным! — сөймим хәзер сине вә синнән башканы;
Син сөя бир алда тагын берне — миннән башканы!
Барча кызлар алдый, дим, һичберсе юк ки алдамас;
Кайсы кызлар алдамас соң, син фәрештәм алдагач!
Кич мине, мин башны бөкмим, мин үземчә зур хәзер;
Син дә бер мәгърурә булсаң, мин дә бер мәгърур хәзер.
Бер ходайсызлык белән ялганлый башлыйм инде мин;
Күз дә йоммый һәр кешене алдый башлыйм инде мин!
Егъламыйм — яшь түгәсем килми хәзер һичкем белән;
Инде мин һәркем белән дә һәрвакыт уйныйм, көләм.
Яшь кулың бер мәртәбә артык тотып кысмак өчен,
Тик шуңар, — түгел тагын үпмәк вә йә кочмак өчен,
Мин миңа каршы — гакылсыз яр! Бөтенләй җир йөзен
Сугышырга чакырырга хәзер идем берүзем.
Актыгы: мин бар вөҗүдемне сиңа иттем фида;
Белмәдең лә, белмәдең кадрем! Гөнаһ! И бивафа!

 

Тәкълид — иярү.
Әмриткән (әмер иткән) — боерган.
Аяте Коръән — Коръән җөмләсе.
Тәләф — әрәм.
Гошшакъ — гашыйклар.
Җисменә — тәненә, гәүдәсенә.
Та кыямәт зикридәрди (зикер итәр иде) — кыямәткә чаклы телгә алыр иде.
Тәгъзимләү — олылау.
Кувәи шигъриями — шигъри көчемне.
Кич мине — кичер мине.
Вөҗүдемне — барлыгымны.
Бивафа — үз сүзендә тормаучы, вәгъдәсез, вафасыз.

(«Алдандым». «Әлислах»ның 1908 елгы 10 июнь (33 нче) санында, «Лермонтовка тәкълид» дип әйтелеп, «Шүрәле» имзасы белән басылган, соңыннан «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Тукай бу әсәрен М.Ю.Лермонтовның «К* («Я не унижусь…»)» шигыреннән (1832) иҗади тәрҗемә иткән. Лермонтовта ул түбәндәгечә:
Я не унижусь пред тобою;
Ни твой привет, ни твой укор
Не властны над моей душою.
Знай: мы чужие с этих пор.
Ты позабыла: я свободы
Для заблужденья не отдам;
И так пожертвовал я годы
Твоей улыбке и глазам,
И так я слишком долго видел
В тебе надежду юных дней
И целый мир возненавидел,
Чтобы тебя любить сильней.
Как знать, быть может, те мгновенья,
Что протекли у ног твоих,
Я отнимал у вдохновенья!
А чем ты заменила их?
Быть может, мыслию небесной
И силой духа убежден,
Я дал бы миру дар чудесный,
А мне за то бессмертье он?
Зачем так нежно обещала
Ты заменить его венец,
Зачем ты не была сначала,
Какою стала наконец!
Я горд! — Прости! Люби другого,
Мечтай любовь найти в другом;
Что б то ни было земного
Я не сделаюсь рабом.                            
К чужим горам, под небо юга
Я удалюся, может быть;
Но слишком знаем мы друг друга,
Чтобы друг друга позабыть.            
Отныне стану наслаждаться
И в страсти стану клясться всем;
Со всеми буду я смеяться,                        .
А плакать не хочу ни с кем;
Начну обманывать безбожно,
Чтоб не любить, как я любил,
Иль женщин уважать возможно,            
Когда мне ангел изменил?                 
Я был готов на смерть и муку
И целый мир на битву звать,
Чтобы твою младую руку
— Безумец! — лишний раз пожать!
Не знав коварную измену,
Тебе я душу отдавал;
Такой души ты знала ль цену?
Ты знала — я тебя не знал!
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Комментарий язарга


*