ТАТ РУС ENG

Ысулы кадимче


 I     

   
Мәгәр көннәрдә бер көн, әмре трахтир,
Утырмыштым ки бер пивнойда сирра.

Кулымны селтәдем фани җиһаннан,
Агызда папирос, алдымда сырра.

Трахтирларның ул гашыйкларыннан
Тезелделәр килеп катыма торра.

Диделәр: «Кем, ничөн тик ултырасың?
Давай гармун китерт, безнеңлә җырла».

Китерттем эскрипкә берлә гармун;
Кызыклы барча нәрсә килде монда.

Фәкать бер бүлмәдә, һич кемсә күрмәс,
Китерттек берничә акшарлы кыз да!

Гуләйт иттек, тәмам шунда исердек;
Бөтен бит-баш кызарды, тотты кызма.

Бераздан санки безгә килде илһам:
«Гыйлем» булдык, хәзер без әһле фәтва.

Керештек тикшерергә муллаларны,
Ки ягъни кайсы азгын, кайсы тәкъва.

Сүгеп теттек җәдитләрне дә, ягъни
Алар динсез: шулай язган китапта.

Хәрам дибез театр, тансаларны, —
«Тегендә типтерү» әүля вә әгъля.

Күңелләр калды саф ширк вә залялдән:
Минутта пот вә пот динлелек арта.

Без оҗмах кошлары булдык бу җирдә,
Бөтен бүлмә тулып китте сәвапка.

II

Хисапсыз күп эчелгән — мәлҗегәнмен,
Утырган җирдә – шунда калгыганмын.

Шулук хәлдә миңа бер төш күренде,
Төшемдә бик гаҗәп бер эш күренде.

Сөйлимме мин төшемдә, аһ, нә күрдем? –
Үземне гүяки оҗмахта күрдем.
Тезелгәннәрдер әтрафымда хурлар,
Ки айдан якты йөзләр, балкый нурлар.

Пичәтләнгән шәрабләр алга килгән,
Афисиантлар — бары вилдан вә гыйльман,
Эчемлекләр бөтенләй бесплатный,
Берәү дә бер тиен акча түләтми.

Кызык соң! Бер кулым берлән эчәм мин,
Икенче кул белән хурлар кочам мин.

Кетердәп тәмле пешкән кәтлите бар,
Закускага дәхи кошлар ите бар.

Бераздан бер тарафтан чыкты ризван, —
Тәмам алтын-көмешкә, нурга чумган.

Дидем: «И хәзрәти бәүвабы җәннәт,
Нидән ләкте миңа бу назы-нигъмәт?»

Диде: «Оҗмахлысың, син чөнки динле, —
Химайәт әйләдең пивнойда динне».

III

 


Төшем шул төшкә җиткәндә уяндым;
«Әле мин кайда?» — як-якка карандым.

Утырган дустларымнан җилләр искән;
Кесәмгә кулны салсам — тайдым истән:

Ходай орган караклар, уңмаганнар,
Кесәмнән пыртманитны урлаганнар.

Шулук хәлдә килеп керде афисиант,
Рәхимсез йөртәдер күзләрне ялт-ялт.

Диде: «Барин, двадцать рублей с вас.
Давайте скорей, — скоро уж час!»*

Дидем: «Динге маи иптәшләр украл;
Сабакылар, они украл да удрал»**.

Афисиант күп талашмый китте миннән,
Ике данә кылычлы янга килгән.

Ике кулдан икесе килде тотты,
Афисианты яңак төпкә утыртты.

Чыгып барганда, дөп-дөп типкәлиләр,
Яман сүзләр белән сипкәлиләр.

Озак та үтмичә, мин часка кердем,
Төшемнең растлыгын шул чакта күрдем.

 

 

Сирра — яшерен генә.
Фани җиһан — бетәчәк дөнья.
Торра — барысы.
Санки — гүяки.
Әһле фәтва — соңгы сүзне, хәлиткеч фикерне әйтүче.
Тәкъва — изге.
Әүля вә әгъля — яхшырак, уңайрак.
Ширк вә залялдән — бозык уйлардан.
Әтраф — тирә-як.
Вилдан вә гыйльман — оҗмахтагы хезмәтче егетләр.
«Барин, сездән егерме сум, тиз булыгыз, — тиздән сәгать бер».
Акчамны… урлаганнар; этләр, урлаганнар да тайганнар.
Бәүвабы җәннәт — оҗмах ишеге сакчысы.
Назы-нигъмәт — сый-хөрмәт.
Химайәт әйләдең — сакладың.
Час — часть; «полиция участогы» мәгънәсендә. 

 

(«Ысулы кадимче». «Яшен»нең 1908 елгы 3 нче (1 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Журналда әсәрнең II бүлеге, 10 нчы юлында «Афициант» булып басылган. Бу сүз мәҗмуга һәм «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) башка урыннарда «афисиант» рәвешендә языла. «Яшен»дә 41-42 нче юллар:
Кетердәп тәмле пешкән кәтлитеме?
Закускага дәхи кошлар итеме? —
дип бирелгән. Басмаларда зур үзгәреш юк.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Әлеге әсәрне Бәкер Яфаров Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» китабындагы «Сәбәбе тәэлифе китабы «Мөхәммәдия»» исемендәге тезмәсенә пародия рәвешендә язылган дип күрсәтә. Ул шигырь:
Мәгәр көннәрдин бер көн, әмре тәкъдир,                               
Утырмыштым Кәлибүлидә сирра.
Әлеми чикмешдем җөмлә халыктан,
Дилемдә зикер иде, кальбемдә — зикра.   
Кәлибүлинең ул гашыйкларындин ,                                   
Дезелдиләр кәлеп катыма торра… —                         
дип башлана.                                            &nbsnbsp;                                    
Көннәрдән бер көн, язмыш кушуы буенча,
Кәлибүлидә яшерен генә утыра идем;
Бар халыктан кулымны селтәдем,
Телемдә — Алла исеме, күңелемдә хушлык иде.
Кәлибүлинең ул гашыйкларыннан
Берничәсе яныма килеп тезелде.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*