ТАТ РУС ENG

Авыл җырлары (икенче көлтә)

 (Икенче көлтә)

Алтын йөзек фирисә, арасыннан җил исә;
Татар бае хаҗга киткән, шартлый мәллә югыйсә?

Атланмайны бик яратам: әнкәй атлый шул аны;
Татар хатыны азмыйдыр: чапан каплый шул аны.

Үсә, пешә, тәмле була алмагачның алмасы;
Сузсаң Мәскәүгә җитәрлек ишаннарның чалмасы.

Башыңдагы чабатаңның сиксән сигез серкәсе;
Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигъ мәзин күркәсе.

Җанкәй-җанаш, пумала баш, чыкма урамга җаланбаш;
Җөрмә, шәкерт, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас.

Аягыңда итегең, сахтыяндыр читегең;
Мотыйгыйдән сорашыгыз мөхәррирлек читенен.

Безнең Казанның кызлары киенмәсә дә матур;
Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.

Әйдә, җаный, озат бәни уйсу җиргә җиткәнче;
«Яшен» сугар татарларда сугарлык җир беткәнче.

Быел җәйләр үтте китте, утралмадым арбага;
Сими бае зәкят илтә «Колибри» марҗага.

Таң әтәчләре кычкыра — әллә таң ата микән?
Һади «Иолдыз»ны бик мактый — әллә ярата микән?

Ямьсез матур булалмыйдыр, күмер берлән каш тартып;
«Бәдәел мәгариф» саталар, алты сүзен башкартып.

Кашың каралыгы җиткән, сөрмә тартасың тагы;
Тычкан оясына сыймый, «Мөхбир» тагасың тагы.

 

Фирисә (фирүзә) — асылташ.
Сахтыян (сафьян) — яхшы сыйфатлы күн.
Мөхәррирлек — газета-журналга редактор булу.
Бәни — мине.

(«Авыл җырлары (икенче көлтә)». — «Яшен»нең 1908 елгы 3 сентябрь (30 нчы) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Ахырга «Өченче вә дүртенче көлтәләре дә бәйләнмәктә. Идарә» дип куелган.
Текст «Яшен»нән алынган.
Татар бае хаҗга киткән, шартлый мәллә югыйсә? — Бу урында шартлау — бөлү, банкротка чыгу мәгънәсендә. Татар байлары, сәүдә эшләре начарлана башласа, үзләренә ышанычны югалтмау өчен, Мәккәгә хаҗ кылырга китә торган булганнар. Монда шуңа ишарә.
Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигъ мәзин күркәсе. — Бәдигъ — Казанның Яңа бистә мәзине; «Казан мөхбире» газетасында «Игъланнар» бүлегендә түбәндәге белдерү бар: «Бәдигъ мәзиннең ата күркәсе чыгып качмыш. Китерүчегә бер сум һәдия кыйлыначак» (1906, 3 февраль, 32 нче сан). Бу вакыйга байтак еллар юмор-сатира объекты булып кала, кечкенә генә бер эш-хәл чамадан артып китсә, аны «Бәдигъ мәзин күркәсе» дип көлә торган булалар. Әле 1911 елда да «Ялт-йолт»та түбәндәге көлкене укыйбыз: Төрле хәбәрләр.
…Тройски. — Монда чыгуы ихтимал булган көлке журналына мөхәррир булыр өчен мәшһүр Бәдигъ мәзин күркәсен чакырып телеграм биргәннәре ишетелде һ.б.
Мотыйгыйдән сорашыгыз мөхәррирлек читенен. — Уральск шәһәрендә 1905-1907 елларда «Фикер», «Уралец» һәм «Уральский дневник» газеталарын, «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналларын чыгарган нашир һәм мөхәррир Камил Мотыйгый күздә тотыла. Газета һәм журналларда шул заманга хас прогрессив карашларны алга сөргәне өчен, К.Мотыйгый иске фикерле татар муллалары һәм байлары тарафыннан шактый тәнкыйтьләнә, патша властьлары күзәтүенә эләгә, хөкемгә дә тартыла һәм, ниһаять, нәширлек һәм мөхәррирлек хокукларыннан мәхрүм ителә.
«Яшен» сугар татарларда сугарлык җир беткәнче. — Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан тарафыннан оештырылган һәм чыгарылган рәсемле сатирик «Яшен» журналы (1908-1909) татар иҗтимагый тормышында булган тискәре күренешләрне сатира объекты итеп ала, алардан ачы көлә, хәтта татарлар яшәгән башка төбәкләрдәге сатирик күренешләрне дә күз уңында тота, аларга да өлеш чыгара. Тукай язганча, «Яшен»нең нурлары еракларга барып җитә.
Сими бае зәкят илтә «Колибри» марҗага. — Татар байларының азып-тузып йөрүләренә ишарә. «Колибри» — трактир исеме.
Һади «Йолдыз»ны бик мактый — әллә ярата микән? — Казанда 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 21 июненә кадәр чыккан иҗтимагый-сәяси «Йолдыз» газетасының мөхәррире Һади Максуди (1868-1941) үз газетасында үзен һәм газетасын мактаган мәкаләләр, хатлар, шигырьләрне дә бастыра. Монда шуңа ишарә ясала.
«Бәдәел мәгариф» саталар, алты сүзен башкартып. — 1906 еллардан соң башлангыч мәктәпләр өчен әлифба һәм уку китаплары төзү бик модага кереп китә. Кулына каләм тота белгән һәркем диярлек шундый китаплар язуны үзенең «милли бурычы» дип саный. Бу китапларның күбесе педагогик, методик таләпләргә җавап бирмәгәннәр һәм бер-берсеннән «биш-алты» сүз белән генә аерылганнар. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Ибраһимов кебек алдынгы эшлеклеләр мондый хәлгә каршы чыкканнар. Тукайның югарыдагы юллары шушы хәлләрне чагылдыра. Ул телгә алган «Бәдәел мәгариф» — имам Галимҗан Барудиның (1859-1921) «Сөаль вә җаваплы бәдәел мәгариф» («Сорау һәм җаваплы башлангыч белем») дигән китабы. Гарәп телен (башлыча Коръәнне) дөрес укырга өйрәтә торган бу китапның 1914 елда, мәсәлән, бик аз гына үзгәртелеп, унбишенче басмасы чыга (Казан: «Милләт» көтепханәсе).
Тычкан оясына сыймый, «Мөхбир» тагасың тагы. — 1905 елның 29 октябреннән Казанда беренче татарча газета буларак чыга башлаган «Казан мөхбире» соңыннан «Бәянелхак»ка кушымта булып кына кала. «Бәянелхак» үзе исә аз таралган, башлыча игъланнар басу исәбенә яшәгән газета. Тукай шушы хәлдән көлә.
Һәдия — бүләк.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*