(Крыловтан)
Ниһаять карыны ачкач, Төлке дуст бер бакчага керде;
Ул анда өлгереп җиткән йөзем җимешләрен күрде.
Йөземнәр көнгә каршы ялтырыйлар ләгыль, якуттай;
Боларга хәйләкәр ач Төлкенең күзләр яна уттай.
Йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый;
Күрә күз, җитмидер буй, — ул тәмам хәлдән төшеп арый.
Озак михнәтләнеп, калгач йөземнәрне алалмыйча,
Алалмау хурлыгын үз өстенә йөкләп калалмыйча:
«Йөземнәр чи, әле өлгермәгәннәр, пешмәгәннәр, — ди. —
Бозарсың ашказаныңны, килешми эчкә анлар!» — ди.
Ниһаять — «бик нык» мәгънәсендә.
Ләгыль, якут — кыйммәтле ташлар.
(«Төлке һәм йөзем җимеше». «Әлислах»ның 1908 елгы 13 октябрь (48 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, соңыннан «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. Газетада шигырьнең исеме астында «Крыловтан» дип куелган һәм җиденче юл «Озак зөхмәтләнеп» дип башлана.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Әсәрне И.А.Крыловның (1769-1844) «Лисица и виноград» исемле мәсәленнән иҗади тәрҗемә иткән. Крылов узе исә, Жан Лафонтен (1621-1695) мәсәлен нигез итеп алып, рус халкына хас деталь белән баетып, милли әсәр тудырган. Ул шигырь түбәндәгечә бирелә:
Голодная кума Лиса залезла в сад;
В нем винограду кисти рделись.
У кумушки глаза и зубы разгорелись,
А кисти сочные как яхонты горят;
Лишь то беда, висят они высоко:
Отколь и как она к ним ни зайдет,
Хоть видит око,
Да зуб неймет.
Пробившись попусту час целый,
Пошла и говорит с досадою: «Ну, что ж!
На взгляд-то он хорош,
Да зелен — ягодки нет зрелой:
Тотчас оскомину набьешь».
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).