ТАТ РУС ENG

«Кисекбаш»ка гыйлавә


Рәт-рәт итеп гаскәрен куйгач тезеп
Һәм дә җиткезгәч аякка торгызып,

Шунда сәргаскяр үзенчә бер горур
Берлә гаскәргә карап читтә торыр.

Бу «Кисекбаш»ны язып, мин дә шулай
Аз гына мәгърурланып тордым бугай.
 
Буш вакытта рәткә тезгән җырларым
Булса, сафланды, димен, гаскәрләрем.

Көлкеле чыкты: ярарлык ул ягы,
Әмма бик яхшы түгел гармун ягы.
 
Сарт китабыннан алынган үрнәге —
Нәзмы шуннан бик мөкәммәл булмады.

Монтазам булсынмыни соң гаскәрең,
Алгач үрнәккә Бохара гаскәрен!

Гыйлавә — өстәмә.
Сәргаскяр — гаскәр башы.
Нәзмы — көе.
Мөкәммәл — төгәл.
Монтазам — тәртипле.

(«Кисекбаш»ка гыйлавә. «Әлислах»ның 1908 елгы 5 ноябрь (50 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Ахыры бар» дип куелса да, ахыры күренмәде.
Текст «Әлислах»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*