ТАТ РУС ENG

Ата илә Бала


(Кара такта янында)

 

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!


Өч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич — кеше булган кеше.

 

Эстәр — эзләр.

(«Ата илә Бала» —  «Җуаныч» исемле җыентыкта («Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы. «Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап. Казан, 1908) басылган. Шигырь мәктәпләр өчен чыгарыла торган язу дәфтәре тышына басу өчен язылган, «Кара такта янында» дип куелган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*