ТАТ РУС ENG

Нәрсәдән?


Нинди ис: һәрбер кеше борынын кысып тоткан бүген? —
Белмисезме? Мин беләм: әлбәт, «Чүкеч» чыккан бүген.

Ник бүген атлар, сыерлар сөйләшәләр телләнеп? —
Шөбһә юктыр: нәфсе Байбурин нотык тоткан бүген.

Туктамастан  ник мыраулыйлар  песиләр  чормада?  —
Бел ки, «Шура»га Бәшири борныны тыккан бүген.

Ни сәбәптән өрмиләр этләр, тынычланган җиһан? —
Боснияне йотканда Австрия тончыккан бүген.

Ник бүген барча бозау Коръән үбә, Коръән ялый? —
Хәзрәти шаһ, бел ки, биш-алты йәмин йоткан бүген.

Нигә тулган чалмалы козгын зиярәт өстенә? —
Бер сыраның мичкәсе, бел, боз булып каткан бүген.

Һәр  кибетләрдә товарлар  ник гәзиткә чорнала? —  
Бел: «Бәянел хак»ны бабай бер вагон саткан бүген.

Нигә пивнойда татарларның авыз-борны каный? —
Бел дә тор син: изге Корбан бәйрәме җиткән бүген.



Нәфсе Байбурин — Байбурин үзе.
Йәмин йоту — ант итү, ант эчү.

(«Нәрсәдән?» — «Яшен»нең 1908 елгы 5 декабрь (17 нче) санында «Кырмыска» имзасы белән басылган. Тукайның үзе исән чакта чыккан җыентыкларында юк. Беренче тапкыр Икетомлыкның 1 нче томына (1943) кертелгән.
Текст «Яшен»нән алынган.
…нәфсе Байбурин нотык тоткан бүген.-  Байбурин — Оренбургтан өч Дәүләт Думасы депутатының берсе — Җиһангир Нургали улы Байбурин (1852-1915) турыңда сүз бара. Тукай аңардан күп тапкырлар көлә. «Яшен»нең 1908 елгы 10 сентябрь (2 нчы) саны тышлыгындагы бер рәсемдә Русия императоры эмблемасы сугылган трибуна артында, беләгенә башын салып, кара түбәтәйле берәү йоклый. Аска: «Депутат «Байбулыйм» Дума трибунасыннан нотык сөйләгәнен төшендә күрә», — дип язылган.
Бел ки, «Шура»га Бәшири борныны тыккан бүген. — 1908 елда «Шура» журналында З.Бәширинең «Картайган «кына» гөленә», «Сакла гыйффәтеңне, әй, гүзәл кыз!», «Ләззәтле хәят» исемле шигырьләре басыла.
Боснияне йотканда Австрия тончыккан бүген. — Босния — Балкайда бер өлкә; элек Төркия кулында булып, 1907-1908 елларда Австрия-Венгрия кулына күчә, хәзер Босния һәм Герцеговина исемле конфедератив дәүләт составында. Шигырьнең шушы юлларына бәйләнештә «Яшен»нең бишенче саны тышлыгында «Сәясәт ашханәсе» дип исемләнгән рәсем бирелгән.
Хәзрәти шаһ, бел ки, биш-алты йәмин йоткан бүген .— Хәзрәти шаһ, дип Тукай Иран шаһы Мөхәммәдгалине атый. Шаһның йәмин йотуы — Ирандагы революцион хәрәкәт басымы астында конституция вәгъдә итүе. 1908 елда Мөхәммәдгали тәхеттән төшерелә.
«Яшен»нең өченче саны тышлыгында урнаштырылган рәсемдә кеше баш сөякләре тау-тау итеп өеп салынган. Астында: «Иран идарәи мәшрутасының нигезе», — дип язылган.
Нигә тулган… каткан бүген. — Мөлкәтле кешеләр үлгәч, сәдака алу өчен, муллалар, суфилар, шәкертләр, чалмалар киеп, зиратка җыела торган булганнар.
«Яшен»нең җиденче санындагы «Фидия козгыннары» дип исемләнгән рәсемдә гарәпчә язулар белән чуарланган кабер ташы тирәли чалма ураган кеше башлы, козгын гәүдә-аяклы «җанварлар» сурәтләнгән. Берсе мендәр өстендә утыра, ерактан тагын очып килгәннәре күренә. Бу — югарыдагы юлларга иллюстрация.
Бел: «Бәянелхак»ны бабай бер вагон саткан бүген. — Биредә халык арасында аз таралган һәм күп очракларда игъланнар бастыру белән чыгымнарын томалаган «Бәянелхак» газетасы турында сүз бара; бабай — аның нашире Ә.Сәйдәшев.
… изге Корбан бәйрәме җиткән бүген — 1908 елда Корбан бәйрәме декабрьнең соңгы көннәренә туры килә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*