ТАТ РУС ENG

Күңел

Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!
Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сынган күңел.
Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен,
Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел?
Алга сәүкъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби,
И фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!
Ялтыра, яктыр — килешсен калебе саф шагыйрә,
И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!
Шундый гали матлабың — мең җан бирергә урны бар,
И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!
Игътиля итсәң, канатың ач, — вакыт җитте бугай, —
И тумыштан гарше әгъляларга җилкенгән күңел!
Син йоларсың һәр һәлакәттән — ышаныч бар сиңа,
Яр читендә торганымда ярдәмең булган күңел!
Яхшы аңла: юк сафа, инсанлыгыңны җуймыйча,
И шуны җуймау юлында күп газапланган күңел!
Алга сәүкъ ит сахибеңне Хуҗаңны алга таба этәр.
Инкисар ит — кител, сын.
Фәләк — язмыш, күк.
Золменә — изүенә.
Калебе саф шагыйрә — саф күңелле шагыйрьгә.
Гали матлабың — бөек теләгең, максатың.
Игътиля итсәң — югары ашсаң.
Гарше әгъляләргә — югары күкләргә.
Сафа — рәхәт, күңеллелек.
Инсанлыгыңны — кешелегеңне.
(«Күңел». «Әлислах»ның 1909 елгы 10 февраль (60 нчы) санында «Гъ.Т.з имзасы белән басылган. «Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 нче дәфтәр»нең 2 нче басмасына (1909)* (* Габдулла Тукаев шигырьләре. 3 нче дәфтәр. 1 нче кыйсем. 2 нче табгысы. Казан : «Үрнәк».матбагасы, 1909 (6 март). Татарстан Республикасы Милли архивында «Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетының дөньяга чыккан барлык басма китапларны теркәү дәфтәре» («Книга Казанского временного комитета по делам печати на запись всех вышедших произведений») саклана (420 ф., 1 тасв.). Анда Казанда басылган һәр китапның дөньяга чыгу датасы һәм тиражы күрсәтелгән.) һәм «Әдәбият»ка* (1909) (* Әдәбият. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр.) Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 (27 октябрь). Габдулла әфәнде Тукаев рәсеме илә. 30 б. Алга таба «Әдәбият» (1909) дип күрсәтеләчәк.) кертелгән. Шигырьнең соңгы юлындагы «саклау» сүзе «Әдәбият»та «җуймау» дип үзгәртелгән.
Текст «Әдәбият»тан алынган.
Тукай әлеге шигырен «Күңел җимешләре»* (* Күңел җимешләре. Казан : «Сабах» көтепханәсе; И.Н.Харитонов матбагасы, 1911. 48 б. Алга таба «Күңел җимешләре» дип күрсәтеләчәк.) исемле китабының тышлыгына эпиграф итеп урнаштырып, беренче строфа икенче юл башламын «Бел, сөекледер…» дип үзгәрткән.
Кәбир Бәкер «Йолдыз» газетасының «Яңа әсәрләр» бүлегенә урнаштырылган бәяләмәсендә «Әдәбият» җыентыгына уңай бәя бирә: «Бу мәҗмугада дәрҗ ителгән шигырьләр шагыйрь әфәнденең иң соңгы вә бер кыйсеме дә матбугатка бертөрле дә кермәгән яңа шигырьләрдер /…/ биредә бик оригинальный шигырьләр дә бар. «Тәрәддөд вә шөбһә» шигыре мисалында шагыйрьнең рухи халәтендәге өметсезлек, хандра, шөбһәләрнең вакытлы бер нәрсә икәнлеген күрсәтә. Бәяләмә «Тукаев шигырьләре, кирәк кафия, кирәк вәзен җәһәтеннән булсын, чын татар шигырьләредер… Тукаев шигырьләрен укыганда, гаҗәп бер җиңеллек, кафия вә сәҗегъләрнең татар гармониясенә тәмамилә килеп торганлыгы хис ителә.
Шуның илә бәрабәр мәгънә җәһәтеннән дә бөек бер галилек, чын шагыйрьләрдә генә була торган муаффәкыятьлек күренеп тора. Шуның өчен Тукаевны «чын татар шагыйре» дип танучы вә аның шигырьләрен иң әүвәл тәкъдир итүче Фатих Әмирхан вә Борһан Шәрәф әфәнделәр алданмадылар дип беләм»* (* Йолдыз. 1909. 2 декабрь.).
«Күңел җимешләре» җыентыгына авторның 1908 елгы фоторәсеме урнаштырылган һәм «Сабах» идарәсенең «Берничә сүз» бирелгән: «Габдулла әфәнденең шигырьләре, аларның әдәбиятымыз эчендә алган мөхтәрәм урыннары тугрысында сүз сөйләп тору гаммәгә мәгълүм булган бер хакыйкатьне тәкрар булыр иде.
Халкымыз тарафындан хосусый бер игътинаэ вә хосусый бер шок белән укыла торган бу шигырьләр, эчләрендәге милли аһәң, милли хиссият, милли гармонияләре белән күптән инде татарның йөрәгенә тирән бер эз калдырып киләләр. Кавагыйде әдәбия җәһәтеннән нәзым вә шигырьләрне аерырлык хәлгә һаман әле килеп нитмәгән халкымызның да төрле гонваннар астында нәшер ителә торган әллә никадәр нәзым мәҗмугалары белән Габдулла әфәнденең шигырьләрен саташтырмавын хәтеремезгә алсак, бу шигырьләрнең татар күңелендә никадәр тирән хис калдырганлыгын тугъры тәхмин итәрмез. Шулай, Габдулла әфәнденең гомуми шигырьләренә вә аларның әһәмиятенә даир сүз сөйләп торырга хаҗәт юк. Фәкать бу «Күңел җимешләре» мәҗмугасындагы бер хосусият аерым игътибарны җәлеп итәдер. Габдулла әфәнде мәҗмуганың иң өске бер йиренә: «Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!» — дигән девизын язып куя да, шул юлны тәгъкыйб итеп китә: күңел чынлап та яна, чынлап та сызлана. Ул әувәл эзләнеп карый, ниһаять, бер тынычсызлык һәм гасабилык белән тормышның кадагын, иң мөһим нурлы бер почмагын табарга тырыша.
/…/ Без бу мәҗмугада Габдулла әфәнде Тукаевның әүвәлге мәҗмугаларында очралмаган рух вә халәте рухиягә очрыймыз. Шагыйрьнең үзенчә тәгъбир иткәндә, аның каләме астында хәзер инде «Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы», бәлки, «Хәзер генә сыгылып, сыгылып җылаган яшь»нең зур-зур тамчылары коелалар. Кем белә, бәлки, бу рух вә бу мәсләк шагыйремезнең мөстәкъбәлдә язачак бөтен шигырьләренә баш мәсләк булып китәр. Ул вакытта бу мәҗмуга шагыйремезнең тормышында вә рухындагы иң мөһим бер инкыйлабның башлап тышка чыгышы булачактыр.
Менә шуны хәтергә алып, без дә мәҗмуганың бу хосусиятенә, Габдулла әфәнденең шигырьләрен истиля итә башлаган бу рухка кариэләремезнең хосусый дикъкатьләрен җәлеп итәмез. Һәрникадәр вазифа тәнкыйтьчеләргә раҗих бер вазифа булса да, вакытлы матбугатымызда әдәби әсәрләр тәнкыйденә бик аз урын бирелү һәм билнисбәтән бик аз әһәмият бирелү сәбәпле бик күп хосусыятьләр тәнкыйтьчеләр тарафыннан бөтенләй игътибарсыз уздырыла икәнлеген хәтеремезгә алып, без берничә сүз әйтеп китүне үз вазифамыздан тыш санамадык. «Сабах» идарәсе»* (* Күңел җимешләре. 4-8 б. ).
Китапның соңгы 47-48 нче битләрендә Тукайның «Сабах» көтепханәсе тарафыннан нәшер ителгән әсәрләре исемлеге һәм аларга кыскача аннотация урнаштырылган.
Җыентык «Теркәү дәфтәре» буенча 26 мартта дөнья күрә. «Шура» журналының 1911 елгы 7 нче (1 апрель) санында бу турыда түбәндәге язма бирелә: «Тәкърыйз. Габдулла әфәнде Тукаев шигырьләреннән гыйбарәт бер мәҗмуга улыб, «Сабах» тарафыннан нәшер улынмыштыр. Бунда Габдулла әфәнденең иң гүзәл шигырьләре интихаб иделенеб басылмыштыр. Бәгъзе берләрене «Шура»га нәкыль итсәк кирәк».
«Йолдыз»ның 1911 елгы 5 апрель (666 нчы) санында Галимҗан Ибраһимовның «Габди» имзасы белән басылган бәяләмәсе басылган. Аның тексты түбәндәгечә: «»Диван», «Әдәбият» һәм «Җуаныч»»* (* Г.Тукайның шигырь җыентыклары.) сахибе Габдулла әфәнде Тукаевның соңгы шигырьләре җыелып, «Күңел җимешләре» исеме илә мәйданга чыкты. Бер-бер артлы аккан мәҗмугалары эченә тагы берәү ялганды.
Башка мәҗмугаларында булган кебек, монысында да шагыйремез төрле мәүзугъ вә төрле мәтлабны кулга алган, үз рухының төрле һәм аерулы күренешләрен тасвир иткән. Монда кайгы да, көенеч тә, изтираб та бар; уен-көлке дә юк түгел; һөҗүләргә дә урын бирелгән. Дәхи бер җәһәте әүвәлдә бер гади һәм тупасрак ингыйкас ителә торган иман вә игътикад хисе — шагыйрьнең бу әсәрендә голүви бер рәвештә мәйданга чыккан. Буңа «Мигъраҗ»ы ачык шәһадәт итә. Бу мәүзугълар вә мәтлабларның һичберсе Габдулла әфәнде өчен яңа вә башлангыч түгел — боларның орлыгы, төсе әүвәлге мәҗмугаларда да тулып ята. Ул мәйданга чыкканнан бирле кайгыра да, елый да, көлә дә, сүгә дә һәм вәгазьли дә.
Ул әллә кайчан ук:
Беттем мин, яшь малай, беттем гомергә;
Иске шан, эссе кан кайтмас гомер дә…*-
(* «Күңелсез минутта» дигән шигыреннән.)
мәзмунендә сүзләрне күп сөйләде, күп язды. Аның «Күңел»е, «Шөбһә вә тәрәд-дөд»ләре күптән бирле мәйдандадыр. «Вакъты гаҗезем» дә күз алдында. Шуның өчен дә мин бу мәҗмуганың мөкаддимәсендәге «Берничә сүз»не хаксыз күрәм. Бу мөкаддимә кирәксез иде. Аннан гөнаһ исе чыгып тора. Нашир теләсә дә, шагыйрь әфәнде моны үзе керттермәү тиеш иде.
Габдулла әфәнде табигать белән бик дуст түгел. Аның җәмале гомумән шагыйрьләр өчен «Мөкаддәс зикер вә вирд» булса да, Тукаевка гаид мәҗмугаларда без бу зикерне бер дә очратмый, шуңа күрә аның хакында «җәмал вә нәфасәт белән мөнәсәбәте юк» дип нык ышанырга якын идек.
«Күңел җимешләре»ндә исә бу хакта бер яңалык бар. Шагыйремез шагыйрьләрнең «мөкаддәс зикер» булган җәмале табигатьне дә бераз сайрап куйган:
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата…*
(* «Җәйге таң хатирәсе» исемле шигыреннән.)
Тагын шуны әйтергә, Габдулла әфәнде хәзер үз хиссиятен әүвәлгеләрдән артык тулырак, киңрәк һәм ачыграк әйтеп җиткезә ала, һәм буйдагы тәгъбирләр, ифадәләр биннисбә шигъри вә җанлылар.
Тел хакында исә бик мактап булмый. Без шагыйремезнең «Балалар күңеле» һәм «Җуаныч» теленнән бик күп ераклашуына тәәссеф итми мөмкин түгел.
Гарәп, фарсы сүзләреннән, чит тәгъбирләрдән арчылуы матлуб иде. Теләнгән мәгънәне бик ачык чыгарган шу зикер илә сүземне бетерәм:
И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!* (* «Өзелгән өмид» шигыреннән.)
Хәзергә җитәр».

Игътинаэ — әһәмият, игътибар бирү.
Кавагыйде әдәбия — әдәби кагыйдәләр.
Гонваннар — исемнәр.
Тәхмин итәрмез — чамаларбыз.
Тәгъкыйб итеп — күзәтү ясап.
Мөстәкъбәлдә — киләчәктә.
Истиля итә — каплап ала.
Раҗих — иң алдынгы, иң яхшы.
Сахибе — авторы.
Мәтлабны — теләкне, максатны.
Изтираб — аптырау.
һөҗүләргә — сатирага, юморга.
Ингыйкас ителә — чагыла.
Иман вә игътикад — ышану һәм инану.
Голүви — югары.
Мөкаддәс зикер вә вирд – изге сүз һәм дога.
Җәмал вә нәфасәт — матурлык белән гүзәллек.
Галибанә — җиңүчеләрчә.
Ифадәләр биннисбә — әйтелешләр чагыштырмача.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*