ТАТ РУС ENG

Авыл җырлары (өченче көлтә)

Уйсу җиргә су җыела, шунда казлар коена;
Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗре җуела.
Японнар туп атмыйдыр, төтене җиргә ятмыйдыр;
Ялган сүздер, ышанмагыз: «Сабах» сабын сатмыйдыр.
Эш эшләтсәң заказ эшләт, файда юктыр пәдрәтдин;
Дин гыйльменә бигрәк чумган Апанаев Бәдретдин.
Агыйделнең аръягында атлар йөри чабында;
«Чүкеч» сабын кимреп җылый «Яшен» суккан чагында.
Сары яулык уртасында сары майның туртасы;
Безнең «Яшен» яшьнәр инде — үтте кышның уртасы.
Бер ишан хәзрәт симерттем, күркә-тавык ашатып;
Сагынсам, корсагын карыйм чүмәләгә охшатып.
Сак берлән Сок кыямәттә берсен-берсе очрата;
Биш талчокчы, өч фахишә театрны пычрата.
Чикләвек ярган була да кәнфит ашаган була;
Театрны буяу җитми, концерт ясаган була.
Мөэмин булсаң чын мөэмин бул — намазыңны калдырма;
Бәйрәмдә кибет япмыйм, дип, частан казак алдырма.
Алтын балдак бармакта, әйләнәдер салмакка;
Ончы хаҗи хәлен сөйлим, әйдә барыйк аулакка.
Тирәк-тирәк ситса була, матур була чаршауга;
Бөтен Казан абыстае агент хәзер Варшауга.
«Ай туган»да тусаңчы, айдай нурлы булсаңчы;
Яшьләр йөзен кызартканчы, «каралганчы» үлсәңче!
Арыслан берлән юлбарыс яратылган бер каннан;
Безнен, Муса һич тик тормас: ялгыш тапкан Коръәннән.
Мөэмин — мөселман.
Частан — полиция участогыннан (частьтан).
 
(«Авыл җырлары (өченче көлтә)». — «Яшен»нең 1909 елгы 7 нче (2 март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Ахырга «дүртенче вә бишенче көлтәләре бәйләнмәктә» дип куелган. Бу тәртиптә Тукайның үзе исән чакта чыккан җыентыкларында юк.
Текст «Яшен»нән алынган.
Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗре җуела. — 1907—1908 елларда Казанда «Ончы хаҗи» дип йөртелгән бер сәүдәгәр — Гыйльметдин Ибраһимов үзенең унөч яшьлек асравын көчләгән дигән хәбәр тарала. Соңыннан бу хәбәрнең дөрескә чыгуы, азгынлыгы, сатып алучыларны оятсыз алдавы өчен, Ончы хаҗиның суд җаваплылыгына тартылуы турында газеталарда хәбәрләр күренә.
«Сабах» сабын сатмыйдыр. — «Сабах» — китап бастыру һәм сату өчен 1908 елда Казанда оештырылган сәүдә ширкәте; китаптан башка галантерея маллары белән дә сәүдә иткән. Тукай шуңа ишарәли.
Пәдрәтдин (подрядтан) — югары булмаган бәягә яллап, бер үк төрле әйберне (товарны) күп эшләтүгә караганда, кыйбатрак түләп, аерым заказ белән эшләтү отышлырак дигәнне аңлата.»
Дин гыйльменә бигрәк чумган Апанаев Бәдретдин. — Тукай бу сәүдәгәрнең «Бәянелхак» ише газеталарда дини мәсьәләләр турында мәкаләләр бастыруына ишарәли.
«Чүкеч» сабын кимреп җылый «Яшен» суккан чагында. — «Чүкеч» — 1906 елның июнь аеннан Оренбургта чыга башлап, 1910 елның мартына кадәр дәвам иткән көлке журналы. Нашире һәм мөхәррире — Тимерша Соловьев (1875-1947). «Әлислах» белән «Яшен»нән алдарак дөньяга килеп, ул үзен татарда юмор-сатира сүзен әйтә торган бердәнбер журнал итеп күрсәтергә омтыла. Әмма эчтәлеккә шактый ярлы була, формасы һәм рәсемнәре белән дә артык алга китә, зур эшләр күрсәтә алмый.
1908 елда Оренбургка барып, «Чүкеч»тә эшли башлаган Зариф, Бәшири белән Тукай арасында еш кына каршылыклар булуы билгеле. «Чүкеч»не 3.Бәшири «Әлислах» белән «Яшен»не сүгү, Әмирхан белән Тукайны хурлау органына әверелдерә. Тукайның «Уклар» журналын чыгарганын күздә тотып, «…бывший мукшы, әй, яңлыш әйтәм, бывший укчы әфәнде» дип тә язып чыга. Монда Тукай Зариф Бәширигә ишарә ясый.
Сак берлән Сок кыямәттә берсен берсе очрата. — Сак һәм Сок — халык авыз иҗатында, имеш, ана каргышыннан икесе ике фантастик кош булып очып киткән, берсен берсе күрә алмыйча, урманнарда «сак-сок» дип кычкырып очып йөргән ике бала. Алар кыямәт көнне — дөнья бетеп, барлык мөэминнәр кубарылып, Ходай каршына хөкемгә килгәндә генә очрашачаклар, имеш.
Биш талчокчы, өч фахишә театрны пычрата…
Театрны буяу җитми, концерт ясаган була. — Казанда 1906-1907 елларда артист Габдулла Кариев (1886-1920) җитәкчелегендә «Сәйяр»(сәяхәтче, ил гизүче) исемле татар театры труппасы төзелә. Чын милли театр дәрәҗәсенә күтәрелеп, ул тиз арада халыкның мәхәббәтен казана. Әмма театрда сәнгатьтән ерак торган, әхлаксызлыгы белән аты чыккан адәмнәр дә була. 1908 елда берничә кеше «Сәйяр»гә каршы чыгып, үзләре театр һәм концертлар оештыра башлыйлар. Югарыдагы юллар шуңа ишарә.
Бәйрәмдә кибет япмыйм, дип, частан казак алдырма. — 1905 елга кадәр приказчикларга атна арасында ял бирелмәгән. 1905 елгы революциядән соң, атнага бер көн кибетне ябып, приказчикларга ял бирү мәсьәләсе кузгалгач, моңа каршы төшәләр һәм, приказчикларны буйсындыру өчен, еш кына полиция дә чакырталар. Монда шул күздә тотыла.
Бөтен Казан абыстае агент хәзер Варшауга. — Варшава сәүдә компанияләренең маллары бервакыт бөтен Казанны тутырып, игъланнары «Бәянелхак» кебек газеталарның битләрен күмеп китә; мода артыннан куарга яратучы хатыннарның телендә дә, гамәлендә дә «Варшау товарлары» була. Югарыдагы юллар шул хакта.
«Ай туган»да тусаңчы, айдай нурлы булсаңчы;
Яшьләр йөзен кызартканчы, «каралганчы» үлсәңче! — Казанның атаклы сәүдәгәре һәм эшмәкәре, «Щетинкин номерлары» дип йөртелгән кунакханә хуҗасы П.В.Щетинкин (1846-1917) татар демократик яшьләре белән аралашып, алар тирәсендә чуалып йөргән Ибраһим Айтуганов дигән бер затны, төрле мәкерләре белән, христиан диненә чыгарга — чукынырга мәҗбүр итә. Үз вакытында бу хәл Казанда күп имеш-мимешләргә сәбәп була. «Казанда бер шарлатан чукынганга түзмәй, бөтен Казан мөселманнары хәрәкәткә килделәр», — дип яза бу хакта Г.Чыгътай (Әһле хач вә мөселман // Әлгасрелҗәдид. 1907. № 4). Тукай монда шушы хәлләрне күздә тота.
Безнең Муса һич тик тормас: янлыш тапкан Коръәннән. — Публицист, җәмәгать эшлеклесе, дини-фәлсәфи хезмәтләр авторы Муса Ярулла улы Бигиев (1875-1949) вакытлы матбугатта дини, әхлакый, иҗтимагый мәсьәләләргә кагылышлы полемик мәкаләләр белән дә таныла. Шигырь язылган вакытларда ул: «Коръәндә ялгышлар бар, төзәтергә кирәк», — дип чыгыш ясаган.
«Яшен»нең шул ук санында, «Авыл җырлары» урнаштырылган битнең икенче ягында шундый рәсем бар: чүплек өстендә кара түбәтәй кигән, күзлекле бер әтәч кытаклап, канат кагынып тора; кырыйга «Муса» дип язылган. Тирә-ягын эреле-ваклы, чалмалы тавык-чебешләр әйләндереп алган. Рәсем өстенә: «Кыт, кыт, кыт, кыт! Мин бер орлык таптым, килеңез, әйдә бергә ашыйк», — дип язылган.

Алга табарак, 11 нче биттә бирелгән «Йөз бүре күрдем» дигән фельетонда да Коръәндәге ялгышлар мәсьәләсе чагылыш тапкан:
«- Йөз бүре күрдем. Бөтен авылдагы сарыкларны ашап бетерү ихтималы бар.
— Ул кадәр үк булмас ла.
— Валлаһи менә, үз күзем белә күрдем, йөз үк булмаса да, сиксәнләп бар иде.
— Арттырасың ла, ул кадәр үк булмас.
— Ну, алайса, алтмышлап кына булсын.
— Ул да бик күп, алтмышлап бүре ничек итеп бер арага җыелып йөрсен, бүре түгелдер ул.
— Шулай да инде, алтмышлап булмаса да, кырыклап бар инде.
— Кырык бүре дә бик күп, аңар да ышанмыйм.
— Ну, ышанмасаң, егерме генә иде, алайса.
— Аңар да ышанмыйм, берни дә күрмәгәнсең!
— Валлаһи менә, берәү бар иде инде — ну, күргән.
— Булсаң, әйт инде алай, ни төсле иде?
— Мин аның ни төсле икәнен күрмәдем. Шулай да инде бүре булырга кирәк, әрәмәлек арасына бик чатырдап чабып кереп китте.
Шуның шикелле безнең Муса да Коръәндә йөз егерме кадәр бик зур хаталар күрде. Тикшерә башлагач, йөзгә, андан сиксәнгә, соңра алтмышка төшеп бара торгач, матбагада өтерне «уау» өстеннән бер миллиметр кадәр күчереп, «әлиф» өстенә куюда гына калды».
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*