ТАТ РУС ENG

Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә


Юк, маташма, и каләм! — калсынчы — шундай юк белән;
Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән.

Ни эшең бар? Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?
Угърашып торма җиһанда иң түбән мәхлук белән!

Та әзәлдән ул сәфилләр үз-үзеннән бетмәдә:
Кауме Нухи — су белән йә кауме Лути — ут белән.

Сипмә конфетти аның төсле сәфилләр өстенә:
Ул хәзерләнгән атарга йөзгә каршы чүп белән.

Сәфил — түбән,  вөҗдансыз (кеше).
Угърашып — чуалып, бәйләнешеп.
Та  әзәлдән — дөнья яратылганнан  бирле.
Бетмәдә — бетүдә (ягъни: бетә баралар).
Конфетти — биючеләр өстенә сибә торган төрле төстәге вакланган кәгазь кисәкләре.

(«Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә». — «Яшен»нең 1909 елгы 7 нче (2 март) санында идарәдән «Җаваплар» эчендә имзасыз һәм исемсез басылган. «Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә» исеме белән шагыйрьнең «Яшен ташлары»* (* Яшен ташлары. 2 нче җөзьэ / авторы Шүрәле; нашире Су анасы. Казан : «Өмид» матбагасы, 1911. 24 б.) дип аталган сатирик әсәрләр җыентыгына кертелгән. Текст шул басмадан алынган.
«Яшен»дә бишенче юлдагы «рәзилләр» сүзе «Яшен ташлары»нда «сәфилләр» дип, алтынчы юлдагы «һәм» бәйлеге «йә» дип төзәтелгән; ахыргы юлдагы күп нокталар урынына «йөзгә каршы чүп белән» сүзләре куелган.
«Яшен»дә шигырьнең ахыргы юлыннан соң «Чүкеч»кә тиебрәк язучы «Шома» әфәндегә: «Шигыреңездә ачу вә артык кызу галәмәтләре булганлыктан, һәммәсе басылмый», — дигән сүзләр бар. Тукай «Яшен»гә, «Әлислах»ка, үзенә, Ф.Әмирхан һәм Г.Камалга каршы әшәке «һөҗүмләр» белән чыккан чүкеччеләрне «котыртмас» өчен, бу шигырен уйлап чыгарылган «Шома» әфәндедән килгән хат рәвешендә бастырган.
Шигырь чынында «Чүкеч» журналында эшләгән З.Бәширигә каршы юнәлдерелгән. «Чүкеч»нең 1908 елгы июнь, 1909 елгы февраль ае саннарында З.Бәшири «Мөтәрҗим шагыйрьгә», «Ул дисезме?» исемле, Тукайга юнәлтелгән мыскыллы шигырьләрен бастыра. Тукайның «Җавап» шигыре боларга җавап итеп язылган дигән фикер бар. Әмма шигырь революциядән соң гына Тукайның кулъязмалары арасыннан табылып басыла башлый. Ни өчен бу шигырьне Тукай бастырмаган, әлеге сорауга «Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә» исемле шигырь җавап бирә шикелле.
Та әзәлдән ул сәфилләр уз-үзеннән бетмәдә:
Кауме Нухи — су белән йә кауме Лути — ут белән.
— Дини риваятьләрдә Нух белән Лут — үз кавемнәрен ислам диненә өндәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгалә илчеләре. Ләкин халыкның күпчелеге аларны тыңламый, «сез — безнең кебек үк кешеләр, Аллаһы Тәгалә җибәрде дип ялганлыйсыз» дип, үгет-нәсыйхәтләрен кабул итми. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә Нух кешеләрен туфанда суга батырып, Лут кешеләрен җәһәннәм утына олактырып һәлак итә; алар кавеменнән иман китергән бик аз кеше котылып кала. Коръән сүрәләрендә бу риваятьләргә күп урын бирелгән. 71 нче — «Нух» сүрәсендә, мәсәлән, «гөнаһлары өчен алар суга батырылдылар һәм утка кертелделәр…» диелгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*