Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;
Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш хайван!
(«Ишан». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «Һөҗүвият» дигән гомуми баш астында имзасыз басылган, “Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
«Уклар»ның 1906 елгы санында ук мондый парча бар: «Шәкерт: Голяма вә ишан диюдән максудыңыз нәрсә? — Чапан кигән, зур чалма ураган, калын корсак сахибеме?» (Уклар. 1906. № 5. 69 б.).
Шигырь Миңлебай — камчылы ишан турында язылган. Тукайны шигырь язарга илһамландырган камчылы ишан турында Вафа Бәхтияров түбәндәге истәлеген бастырып калдыра: «Камчылы ишан Фатих Әмирханнарга каршы гына тора иде. Фатих Әмирханнарга барганда, Тукай берничә тапкыр камчылы ишанның мәчеттән чыгып килгәнен күрде. Моннан башка тагын 1907 елның ахырында беркөнне кич белән Фатихларда булдык. Фатихта бераз утыргач, кайтырга чыктык. Без чыкканда, капка төбендә байтак җигүле атлар тора иде. Башта, бу хәлне күргәч, бер «туй» мәҗлесе булырга кирәк дип уйладык. Сораштыргач, камчылы ишанның мөридләре белән гыйбадәт мәҗлесе икәнен белдек. Без дә кереп карарга булдык. Без кергәндә, өйнең залында мөридләр идәнгә түгәрәкләнеп утырганнар, түгәрәк уртасында зур чалма кигән камчылы ишан утыра. Шау килеп, «яһу, яһу, яһу» дип кычкырып утыручылар арасыннан берничәсе сикереп торып, шул түгәрәк эчендә кычкырып йөри башлады… Бу күренештән соң озак та үтмәде, «Бер шәехнең мөнәҗәте» исемендәге шигырен язып чыгарды. Түбәндәге шигырь дә шул ук Миңлебай — камчылы ишан турында язылды». (Вафа Бәхтияров. Тукай турында кайбер истәлекләр замандашлары. Казан : Татар. кит. нәшр., 1960. 90 б.).
Тукайның әлеге шигыренә мөнәсәбәттә З.Бәшири «Тутый» имзасы белән «Мулла» дигән әсәрен бастырып чыгара (исем астына «Г.Тукайның «Ишан» шигыренә гыйлавә» дип куелган). Анда түбәндәге юллар бар:
Укый Коръән вә тасылдый, тышаудай тәсбихы кулда,
Җыеп фасыйк монафийкълар эшен эшли ул уртында.
Сират кичкән, Ходайның һәр газабыннан әман булган,
Кыямәттә шәфәгатьче була Шәмче Вәлиләргә,
Сата җәннәт билетларын, указ алган, имеш, шул да! (Ялт-йолт. 1910. № 4).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).