***
Ничек тормак тиеш, дустым? дисеңме, —
Шулай тор: бик кысып тот син кесәңне.
Һаман сак бул, кара ул як, бу якны;
Хосусан сак тоту лазем колакны.
Хосусән — бигрәк тә, аеруча.
Лазем — тиеш.
(*** («Ничек тормак тиеш, дустым? — дисеңме…»). — «Яшен»нең 1909 ел 9 нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган: Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Текст «Яшен»нән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).