Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн,
Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.
Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,
Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.
Соңра, арган төсле, ул ирнеп кенә тауга бата,
Йоклый рәхәт, ял итә һәм җир йөзен дә йоклата.
Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,
Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!
Иҗтиһад итсәң — тырышсаң.
(«Эш». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
…тынарсың җомга көн. — Мөселманнарда атнаның алтынчы (җыелып намаз укый торган) көне — җомга (ял көне).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).