ТАТ РУС ENG

Әнә–менә

Әнә чүлмәк: аңар катык тутырган,
Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган.

Әнә карга: мәчет өстенә кунган,
Менә шәкерт: указлы мулла булган.

Әнә чеп–чи бәрәңге кәлҗемәсе,
Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе.



(«Әнә-менә». — «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
…мантыйк тутырган. — Иске мәдрәсәләрдә укытылган формаль-схоластик логика.
«Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе. — Сүз гарәпчәдән татар теленә тәрҗемә ителгән китап турында бара.
Китапның авторы — алдынгы фикерле гарәп (Мисыр) язучысы (чыгышы белән көрд) Касыйм Әмин (1865-1909). 1899 елда басылган «Тәхрире мәрьәт»ендә ул хатын-кызга ирләр белән тигез хокуклар бирү мәсьәләсен бөтен гарәп дөньясында беренче мәртәбә күтәреп чыга. Китап, тиз арада таралып, барлык мөселман илләрендә кайнар бәхәсләр уята. «Тәхрире мәрьәт» 1912 елда И.Ю.Крачковский (1883—1951) тәрҗемәсендә русча да басыла.
Китапның зур әһәмиятен күздә тотып, Ф.Әмирхан, Г.Тукай аның татарчага тәрҗемәсенә игътибар итәләр. Тәрҗемәчесе — журналист, җәмәгать эшлеклесе, Закир әл-Кадыйри (1878-1954). Әмирхан китапны гарәп сүзләре күп катнашкан корама булуы, «җөмләләр Тәшкиленең авырлыгы» өчен тәнкыйтьли, мулла белән шәкерт кенә аңлый алырлык, ди (Әлислах. 1909. 29 март.). Тукай исә аны «чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе»нә охшата.


(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).



 

Комментарий язарга


*