ТАТ РУС ENG

Яратырга ярый


Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар,
Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар.

Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар,
Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!



Зәмһәрир — каты салкын.
Мәсакин — мескеннәр.
Ибне адәм — адәм баласы, кеше.

(«Яратырга ярый». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*