Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.
Яңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.
Җитеп килә инде аның җитмеш яше,
Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче.
Бабай, мескин, бу дөньяда күпне күргән,
Үлеп беткән инде аның күп яшьтәше.
(«Бабай». — «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь Өчтомлыкның 2 нче томында (1930) И.С.Никитинның «Дедушка» (1857) исемле шигыреннән, беренче Дүрттомлыкта (1955) исә, Н.А.Некрасовның «Дедушка» исемле шигыреннән файдаланып язылган, диелә. Икесендә дә бабай образы бар. Әмма аларның сурәтләнешендә охшашлык юк диярлек. Н.А.Некрасов шигыреннән өзек түбәндәгечә:
Дедушка древен годами,
Но еще бодр и красив,
Зубы у него целы,
Поступь, осанка тверда,
Кудри пушисты и белы,
Как серебро – борода.
(V бүлекнең 7-12 нче юллары).
И.С.Никитин шигыре болай башлана:
Лысый с белою бородою
Дедушка сидит.
Чашка с хлебом и водою
Перед ним стоит.
Бел как лунь,
На лбу морщины…
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).