Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым,
Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.
Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шул вакыт күрдем:
Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем.
Күзем берлән озаттым: кошчыгым урман таба очты,
Югалды күк йөзендә тиз вакытта, бер дә юк төсле.
Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы:
Миңа санки азат иткән өчен изге дога кылды.
Санки — гүяки.
(«Кошчык». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган.
Шигырь рус мәгърифәтчесе К.Д.Ушинский (1824-1870) төзегән «Родное слово» (Для детей младшего возраста. Петербург, 1908. 192 с.) хрестоматиясендәге Ф.А.Туманскийның (1799-1853) «Птичка» дигән әсәренә ияреп язылган. Ләкин Тукай шигырьгә башка мәгънә сала, сабый аңларлык күләмдә ирекнең кадере турында сөйли. Тоткынлык — кысан читлеккә, ирек яшел урман, киң кырларга тиңләштерелә.
Птичка
Вчера я растворил темницу
Воздушной пленницы моей:
Я рощам возвратил певицу,
Я возвратил свободу ей.
Она исчезла, утопая
В сиянье голубого дня,
И так запела, улетая,
Как бы молилась за меня.
(1827)
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).