Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
Гыйззәтем — кыйммәтлем.
(«Бишек җыруы». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Әсәр татар халык авыз иҗаты йогынтысында язылган. Халкыбыз гасырлар дәвамында бишек җырлары иҗат иткән, сабый беренче изге сүзләрне әнисе көйләгән бишек җырларыннан ишеткән. Тукайның «Бишек җыруы» шундый вариантларның берсе булып тора. Кулъязмада «1909, үктәбер 16» датасы куелган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).