Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый,
Менә ак тун киеп инде күңелсез кыш килә башлый.
Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән,
Вә көньякның вакытча безгә килгән кошлары киткән.
Урамнарда күңелсезлек, авылда сизлә бер кайгы,
Терелекләр вә шау-шулар, кызыклар кайда ул җәйге!
Күңелсез һәм дә ямьсез булса да шул чак табигатьтә,
Кызык ләкин, күңелле бик авыл кыръенда мәктәптә!
Укулар кычкырып анда! Бөтен мәктәп килә шау-шу!
Кызык җәй айрылып торган укуга көз көне каушу!
(«Мәктәптә». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Кулъязмада «1909, үктәбер 25» дип искәрмә бирелә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).