ТАТ РУС ENG

Авыл җырлары (дүртенче көлтә)


Ала карга, кара козгын әрсезләнә, тук була;
Һинди мәдрәсә салганда, Рәшит — мәчет Токиода.
Ике туры ат уйныйдыр, муйны кыйгач буйлыдыр;
Әфьюн, каптырма үтмәгәч, «Карга» язып уйныйдыр.
Кәримевләр Шакирҗаны унбиш төрле хат таный;
Бу дөньяда табалмассың аның төсле ганканы.
Кашын, кара «хи» кебек, әлептәге «би» кебек;
Сотрудниклар булса булсын Хөҗҗәт, Нәүрузи кебек.
Җаңгыр җава сибәләп, төймә-төймә төймәләп;
Чыгътай мулла үкреп җылый, «тәүбә, тәүбә, тәүбә!»ләп.
 
Озын көйгә дә бер җыру
– Алма аша, җаный, ай алма аша,
– Алма ашасам, тешем камаша.
Казан бае, махсус нумер алып,
Наташалар белән маташа.
(«Авыл җырлары (дүртенче көлтә)». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 2 нче (1 апрель) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
Бу җырлар «Яшен»нең 1908-1909 еллардагы 2, 3 һәм 7 нче саннарында басылган.
Һинди мәдрәсә салганда, Рәшит — мәчет Токиода. — «Дәүре галәм» һәм «Минһаҗ» шигырьләренә бирелгән искәрмәләрне карарга мөмкин.
Әфъюн, каптырма үтмәгәч, «Карга» язып уйныйдыр. — Бу юллары белән Тукай Аксак Низами (Яшел Низаметдин) дип йөртелгән бер кадимче сәүдәгәргә нисбәт ителгән, яңалыкка, тәрәкъкыяткә каршы юнәлдерелгән «Китабел хәдид ли ибталил җәдид, яки Мисыр каргасы» («Җәдидчеләргә каршы тимердәй нык китап, яки Мисыр каргасы») исемле урам китабыннан көлә.
«Ялт-йолт»ның бу җырлар урнаштырылган санында бер карганы икесе ике аягыннан тотып тартучы кешеләр төшерелгән рәсем бар. Астына «Ысулы кадимчеләр арасында «Китабел хәдид, яхуд Мисыр каргасы» өчен низагъ вә мөхарәбә» дип язылган. Бу түбәндәге хәлне аңлата: әлеге кара брошюра һәм шуның ише нәрсәләр бер-бер артлы чыгып, әдәбият дөньясын пычрата башлагач, демократик матбугатта («Яшен», «Ялт-йолт», «Әлислах» битләрендә) аларга каршы кискен тәнкыйть алып барыла, һәм кадимчеләр, үз яшерен имзаларыннан баш тартып, берсен берсе төртеп күрсәтергә тотыналар. Мәсәлән, мулла һәм шагыйрь Садыйк Иманколын (7-1938) бер газетада, «Карга» минеке түгел, Мөхәммәтҗан Хафизныкы, дип чыга һ.б.
Кәримевләр Шакирҗаны … аның төсле ганканы. — Сүз матбугатта күтәрелгән мәсьәләләр турында еш чыгыш ясаган Шакирҗан Хәмиди («Борадәран Кәримевләр» матбагасында корректор) турында бара.
Ганка — фантастик кош, ахмаклык, аңгыралык символы итеп йөртелә. Начар укучы шәкертләргә карата мыскыллау сүзе итеп кулланылган.
Хөҗҗәт, Нәүрузи кебек. — Сүз капма-каршы юнәлештәге газета-журналларга актив язышкан публицист, сибирияле Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдев (1917 елда вакытлыча мөфти дә булып тора) һәм журналист, Төркиядә укып кайткач, 1915 елдан «Сибирия» исемендә газета чыгарган, Вәгыйз Нәүрузов (Октябрьдән соң Колчак армиясендә офицер, аклар газетасы «Агыйдел»нең редакторы) турында бара.
Чыгътай мулла — «Мәҗрух указ» шигыренә бирелгән искәрмәне карарга мөмкин.

 (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*