Тырышты бу бала, чын ләззәт алды инде тәхсилдән;
Югары булды урны «афәрин»нән һәм дә «тәхсин»нән.
Ни кушсаң да укый алды, ни әйтсәң шуны язалды;
Балаларның арасында үзенә «имтияз» алды.
Беренче кәррә мөмтаз булса бер инсан туганнан соң,
Фәхерле имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң.
Имтияз — мактау кәгазе.
Тәхсил — уку.
Афәрин, тәхсин — дәресне белү дәрәҗәсенә карап куела торган билгеләр, хәзерге «5»ле һәм «4»легә туры килә.
Кәррә — тапкыр.
Мөмтаз булса — шәплек белән аерылып торса.
Инсан — кеше.
Фәхерле — мактаулы.
(«Имтияз алган бала». — «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) беренче шигырь булып басылган. 1909 елда язылганлыгы әйтелгән. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).