ТАТ РУС ENG

Мигъраҗ

           
Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак.

Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Йа Рәсүл,
Хак Тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул.

Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр, бар мәляикләр сиңа,
Гарше әгъля килде, атлансаң, аягың астына».

Садрулды шул вакытта Хактан әмер: көн фәякүн!
Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан!

Дөньяда һәр нәрсә дә үз аслына бер әйләнә:
Ашты кодрәтлә сәмавәткә бу кич Коръән янә.

Бәхре вәхдәт асты-өсткә килде шунда, кайнады,
Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады.

Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә;
Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды Мәүләгә.

Күрде Алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде;
Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрең дә мәсҗеде.

Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары;
Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары.

Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре:
Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре.

Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман,
Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман.

Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде, —
Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.

 

Мигъраҗ — дини мәгънәдә: күккә ашу.
Пырак — җәннәттә   фантастик   ат.
Бәшарәт әйләде — шатлыклы   хәбәр   китерде.
Тәгъйинләде… вөсул — күрешү… билгеләде.
Мөнтәзыйр — көтеп торучы, өметләнүче, күзәтүче.
Ля мәкян — урыны  билгеле булмаган.
Мәляикләр — фәрештәләр.
Гарше әгъля — күкнең  иң  югары катлавы.
Садрулды (садир   улды) — барлыкка килде.
Көн фәякүн — бул дию белән үк булу.
Гаршулды күкләргә рәуан (гареш күкләргә рәван улды) — күкләргә күтәрелде.
Сәмавәт — күк.
Бәхре вәхдәт — берлек диңгезе (дөньяның бөтенлеге, бердәмлеге таркалу күз алдында тотыла).
Мәхү улды зәмин — җир бетте.
Тәбдил ителү — алмашыну.
Сәҗдә  кыйлды Мәүлягә — Аллага баш иде. 
Җәмгулып һәрбер нәби — барлык пәйгамбәрләр җыелып.
Булды заһир — барлыкка килде.
Мөнкир — ышанмаучы, танымаучы.
Габдият — табыну.
Фираш — урын, ятак.
Гөман — уйга килү.

(«Мигъраҗ».«Йолдыз»ның 1910 елгы 13 апрель (527 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Йолдыз»дан алып «Шура» журналы үзенең 1910 елгы 9 нчы (1 май) санына урнаштырган. «Күңел җимешләре»нә кертелгән.

Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

Коръәннең «Исра» (17 нче) сүрәсендә Мөхәммәдиең Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетеннән Коддестәге әл-Акса мәчетенә Бурак исемле мифик хайванга атланып ясаган төнге хыялый сәяхәте һәм аннан яктылык баскычы буенча, Алла белән сөйләшү өчен, күккә ашкан төне — ләйләт әл-Мигъраҗ турында сөйләнә. Бу могъҗиз вакыйганы истә калдыру нияте белән мөселманнар рәҗәб аеның 27 нче көнендә мигъраҗ төнен искә алалар. Пәйгамбәрнең шушы сөйләгәннәре нигезендә фәрештәләрнең Мөхәммәдне Иерусалимдагы (Коддес) Сөләйман (Соломон) сарае кыясына менгерүләре турында риваять туган.

Г.Тукай бу шигырен Коръәннең шушы сүрәсеннән һәм риваятьләрдән файдаланып язган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

 

Комментарий язарга


*