(Пушкиннән)
Мин сөям дустлар белән булган хозур мәҗлесне кич,
Шундый мәҗлес: анда хөррият белән шатлык рәис;
Торса анда иштелеп «эч, эч» дигән сүз таңгача,
Кясәләр булса тулы, без мәст булып аугангача;
Булмаса артык тыгыз эчкән кешеләрнең рәте,
Тып-тыгыз булса бушап калган шешәләрнең рәте.
Хозур мәҗлесне — күңелле утырышны.
Рәис — председатель.
Кясә — бокал.
Мәст булып — исереп.
(«Мәҗлес». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 25 апрель (531 нче) санында басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Әсәр А.С.Пушкинның «Веселый пир» (1819) исемле шигыреннән файдаланып язылган.
Я люблю вечерний пир,
Где веселье председатель,
А свобода, мой кумир,
За столом законодатель,
Где до утра слово пей!
Заглушает крики песен,
Где просторен круг гостей,
А кружок бутылок тесен.
Һәр ике шигырьдә дә тема бер үк кебек: мәҗлес, дуслар, кәеф-сафа корып утыру. Әмма Тукайда азатлык, ирек киңрәк мәгънәдә. Бу чорда кара реакция әкренләп чигенә башлаган, Россия яңа күтәрелеш алдында торган вакыт. Шуңа күрә дә шагыйрь «хөррият белән шатлык рәис» булган, дуслар утырган мәҗлесне генә сөюен әйтә. Пушкин үзенең мәҗлестәшләрен «гость» дип атаса, татарда җыелышып эчү хупланмаганга, Тукай руслардагы кунак төшенчәсен «эчкән кешеләр» сүзе белән алыштыра.