Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында,
Ерактамы алар яйсә якында,
Сөйлибез төрле сүзләр хакларында
Вә кайсысында ни хасләт — барын да.
Итеп иснад аларга милек вә малны:
«Фәлән милләт фәләнле һәм фәләнле».
Дибез госманлылар тугърында: «шанлы».
Немец халкы хосусында: «кораллы».
Яһүд халкы хосусында сөйләшсәк,
Дибез: «гаять җитез һәм эшкә җайлы».
Кытайлар тугърысында сүз ачылса:
«Алар, дибез, гүзәл һәм яхшы чәйле».
Әгәр телгә төшә калса фырансуз,
Дибез: «гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы».
Арабызда сөйләнсә ингелизләр,
Дибез: «бик иҗтиһадлы һәм дә маллы».
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса?
Табалмый сүз, диерсең: «ул сакаллы».
Хасләт — башкалардан аерып торган сыйфат (үзенчәлек).
Итеп иснат — төбәп.
Хосусында — турында.
Һөнәрмәнд — һөнәрле.
Иҗтиһадлы — тырыш.
(«Хасият». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 6 июль (560 нчы) санында имзасы белән басылган, «2 июль, 1910 сәнә» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. Газетада ахырдагы икеюллык:
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса,
Тиле төсле, диерсең: «ул сакаллы», —
дип бирелсә, «Күңел җимешләре»ндә:
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса?
Табалмый сүз, диерсең: «ул — сакаллы», —
«Шүрәле»
дип үзгәртелгән.
Биштомлыкның 2 нче томына (1985) «дирсең» сүзе «дисең» рәвешендә бирелә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).