(Русчадан)
Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Йә, әйтеп кара.
(Яз көне)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура, —
Бу кайчак була?
(Җәй көне)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана, —
Бу кайчак була?
(Көз көне)
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, —
Бу кайчак, туган?
(Кыш көне)
Фасыл — вакыт.
(«Елның дүрт фасылы». — «Яңа кыйраәт»тә басылган. (Яңа кыйраәт. Нашире — «Мәгариф «Үрнәк» матбагасы, 1910. 59 б.) Текст шуннан алынган. «Яңа кыйраәт» исемле китап җыентык буларак «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, монда бик күп яңа фикер вә әхлакый мәкаләләр вә яңа шигырьләр кертелеп тәкъмил ителә». «Мөгаллим әфәнделәр дикъкатенә» дигән кереш сүздә кыйраәт китапларының максатлары, бурычлары нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге хакында болай язылган: «Боларны үзләренә рәгъбәтләндереп укуда мәкалә хасил иттерергә, укуга нәрсәләрен аңларга вә андан кирәгенчә нәтиҗә чыгарырга өйрәтергә, сөйдерергә вә мәкруһ күрсәтергә һәм Мөкаддәс ана теленең дөрест тәртип вә тәэлифе белән белешләндерергә тиешле вә муаззафлардыр». Тышлыкта беренче якта — «Мәгариф» китапханәсе тарафыннан нәшер ителмеш мәктәп китаплары исемлеге һәм икенче ягында «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабының матбагага бирелүе хакында игълан урнаштырылган. Җыентыкка 1 нче басмадан да алынып 25 исемдәге әсәр кертелгән. Шулардан «Елның дүрт фасылы» шигыре беренче мәртәбә басыла. «Русчадан» дип куелган.
Бу әсәр рус телендәге дәреслекләрдә басылып йөргән «Четыре времени года» исемле шигырьдән файдаланып язылган.
Тает снежок,
Ожил лужок,
День прибывает…
Когда это бывает?
Солнце печет,
Липа цветет,
Рожь поспевает…
Когда это бывает?
Пусты поля,
Мокнет земля,
Дождь поливает…
Когда это бывает?
Снег на полях,
Лед на реках,
Вьюга гуляет…
Когда это бывает?
Рәгъбәтләндереп — кызыксындырып.
Мәкруһ — начар.
Тәэлифе — төзүе.
Муаззафлардыр — бу эш аның вазифасы булып торадыр.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).