Кем, дисез, бу фетнәле эшләр башы?
Кайда бу хаксызга тәфтишләр башы?
Кем җигә безгә тәдәнни арбасы?
Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?
Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы!
Тәфтиш — «тикшерү-төпченү» мәгънәсендә.
Тәдәнни — артка тарту, артка өстерәү.
(«Кайда? Кем?». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 18 нче (1 декабрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган, «Ялт-йолт»тагы 3 нче строфаның соңгы юлы «Түнтәр аулы чалмалы карт марҗасы» дип бирелгән. Шигырьнең 3 нче юлы «Ялт-йолт»та 2 нче строфаның 1 нче юлы «Кем җигәр безгә тәдәнни арбасы?» дип бирелгән. Текст «Яшен ташлары»ннан (2) алынган.
Бер авылның чалмалы карт марҗасы. — Бу шигырь дин эшлеклесе, кадимчелек вәкиле, Вятка губернасының Малмыж өязе Түнтәр авылы кешесе Ишми ишан — Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев (1849-1919) турында. Ул Түнтәр авылында мәдрәсә тоткан. Алдынгы фикерле татар дин әһелләренә, яңа ысул белән эшләүче мәдрәсәләргә («Буби» һ.б.) каршы эш алып бара. Большевиклар тарафыннан атып үтерелә. Дини эчтәлекле китаплар авторы. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).