(Бальмонтътан үзгәртелде)
Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине;
Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине!
Син кирәксез бер ләфызсың, син кабахәт, син оят;
Безгә артык бер йөгәнсең, бел: сиңа дошман хәят!
Аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып,
Әллә кайдан син төшәсең, шатлыгына тап булып.
Алдыйсың; алмаштырасың; син тыгызлыйсың тыеп;
Син изәсең дә итәсең хөр җиһан күңлен боек.
Син, түшәкле бүлмәбездә яшьренеп, мескин карак! —
Тик торасың күз челәйтеп, гыйше-гыйшрәтне карап.
Аз гына артса чигеннән уйнашып үбшү, кочу,
Сызгырасың син җыландай: «Тукта, тукта, җитте, чү!»
Син пышылдыйсың гомергә: «Бу ярамый, ул ярый»,
«Ул, теге, һичбер ярамый, монсы бик мәгъкуль, ярый».
Без яраткачтан ярар, дим, кем аны синнән сорар?
Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар!
Ләфзы — сүзе.
Сеңдералмый саф гакыл һәзмы — саф акыл үзләштерә алмый.
Инсан — кеше.
Мәгъкуль — яраклы.
(«Гөнаһ». — «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 25 нче (1 август) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шигырьнең исеменнән соң рус хәрефләре белән «Бальмонтътан» дип куелган.
Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган.
Әсәр К.Д.Бальмонтның (1867-1942) «Грех» исемле шигыреннән файдаланып язылган.
Кто создал безумное слово,
О, слово постыдное: — Грех!
Чуть смоешь пятно, вот оно означается снова,
Мешает, меняет, глушит и уродует смех.
Как жалкий воришка,
Запрячется в спальню, в углу притаится как мышь
И смотрит — меж двух не случится ли в ласках излишка, —
Скривится, чу шорох: «Довольно», «Не более», «Лишь».
Лишь то, а не это. Лишь тот, а не с этой, а с тою.
Вот только. Вот столько. Шипенье, шуршанье змеи.
О, дьявол убогий, кропишь ты святою водою,
Но где осветил ты поганые брызги свои?
Прочь! Прочь, говорю я!
Здесь грешен лишь тот, кто осмелится вымолвить:
«Грех». О, свежесть ручьев! О, смеющийся звук поцелуя!
Весна и разливы! Счастливый ликующий смех!
Тукай К.Д.Бальмонтның шигырен турыдан-туры күчереп алмый, ул аңарга үзенең мәгънәсен сала. Ә инде соңгы юллар К.Д.Бальмонт шигыренең идея-сәнгать эчтәлегенә бөтенләй туры килми.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).