ТАТ РУС ENG

Шыер

Фәхрелислам Агиевнең шыерын, малай, Кулаткада да севеп укыганнар. Вата, шыннан күреп, Кулаткада бер шаир безнең журналга да нәстәдер бер бәет посылать иткән. Вата:

 
Бәет


Их, малай, вафасыз да бу мiръ!
Бак вана: Хусаен дә помер!
Әмән безнең күк алаша кебек
Ашый, кәбәм, һич туймый бу йир.
Нишләсен вет, Азраил килсә, бар кеше үләр,
Тимай бай булсаң да — азанчы күмәр.
Вет праруклар да, малай, вафат булды,
Сахабалар: Али, Усман, Үмәр.

 

(“Шыер”. — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 37 нче (15
апрель) санында «Айнюк Самакай малае» дигән имза белән басылган. Бу имзасын
Тукай шунда гына куллана. Аска «1912» дип куелган. Шагыйрьнең үзе исән чагында
чыккан җыентыкларында юк. Беренче тапкыр Муса Җәлил редакторлыгында чыккан
«Сайланма әсәрләр»гә (Казан: Татгосиздат, 1938) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

1912 елда X.Ямашев үлгәч, Казандагы бер
төркем иптәшләре, аңа багышлап, «Йолдыз» газетасына кушымта бит чыгаралар. Шул
кушымтага басар өчен, журналист, язучы һәм педагог Фәхрелислам Агиев
(1887-1938) Лермонтовның «Ангел» («Фәрештә») исемле шигыренә охшатып бер шигырь
язып җибәрә. Шигырь «мишәрчәрәк» килеп чыкканга, Тукай аңа пародия рәвешендә
шушы шигырен яза.


Тимай бай булсаң да… — «Тимай бай» дип
элекке Сембер губернасындагы Гурьевка авылында мануфактура фабрикасы хуҗасы,
эшкуар Тимербулат Акчуринны атаганнар (халык, Тимербулат исемен кыскартып,
Тимай дип кенә йөрткән). Патша хөкүмәте, Тимай байның җитештерүне оста оештыру
сыйфатын бәяләп, аны «За усердие» медале белән бүләкләгән.

XIX гасырның соңгы чирегендә аның
тарафыннан «Тимербулат Акчуринның сәүдә-промышленность ширкәте» оештырыла.
Ширкәт берничә фабриканы берләштерә. Алар Гурьевка исемле авылда эшләгәннәр.

Тимай бай 1826 елда Хорамша Акчурин
гаиләсендә туган, 1906 елда 80 яшендә үлгән, кабере — Гурьевка авылында.

Сахабалар: Али, Усман, Үмәр — Мөхәммәд
пәйгамбәрнең замандашлары һәм көрәштәшләре: Гали, Госман, Гомәр хәлифәләр.


 
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


 

Комментарий язарга


*