ТАТ РУС ENG

Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа


Төркиядә бер теләнче сухтә булган Мостафа;
Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа.

Юп-юаш, муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык, —
Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа.

Шат кына, берлек белән торган шәһәрнең халкыны,
Төрле дошманлык чәчеп, өч-дүрткә бүлгән Мостафа.

Әллә кем, чирмеш теле берлән гәзит язган булып,
Барча пакь инсанга биш ел этчә өргән Мостафа.

Торса да ул бер заманнар баш булып ялган белән,
Мисле корчаңгы көчек, читкә сөрелгән Мостафа.

Ут белән күктән сөрелгән бер усал шәйтан кеби,
Сөрдисәң мәҗлестән, ул дингә сыенган Мостафа.

Ач бозаудай тиз генә Коръән ялап та ант итеп,
Күп вакыт йозрык, таяклардан котылган Мостафа.

Дин дә файда бирмәгәч һәм деньгасы да калмагач,
Бай калошына табан һәм үкчә булган Мостафа.

Булганы хәлдә надан, тик бер кызылбашлы** ишәк,
Тәртәбезгә ат булып, алдап җигелгән Мостафа.
 
Эзләп-эзләп тәртәбездән үз-үзенә мәртәбә,
Чын тиешле абзарына инде кергән Мостафа.

Хәйләләп монда китергән саф бер Истамбул кызын
Шәһвәте угърында хурлыкка төшергән Мостафа.

Килсә монда кыз балаларны укытмакка сусап,
Ул килер-килмәстә, гыйрзына тукынган Мостафа.

Ул шулай хайванлыгының, шәһвәтенең пәрдәсен
Бар укыр кызлар юлына каршы корган Мостафа.

Ник саныйм гайбен аның соң? Мин түгел бухгалтеры!
Ул кабахәтлектә мильярдир танылган Мостафа!

 

*Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа — Мостафаны мактау турында көйле әсәр бу.
**Кызылбашлы — башына, төрекләргә ияреп, кызыл фәс кигән.
Сухта — паразит әрәмтамак.
Инсан — кеше.
Мисле — нәкъ.
Сөрдисәң — сөрдең исә.
Деньга (деньги) — акча.
Мәртәбә — дәрәҗә, карьера.
Шәһвәте угърында — бозыклыгы юлында.
Гыйрзына — намусына.
Мильярдир — миллиардер.

("Һазиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа". — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 37 иче (15 апрель)
санында басылган. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

Шигырь астына «Кыйссасел-әнбия (Рабгузи)»
дип куелган. Моны имза-псевдоним дип тә, Рабгузи китабыннан* бер өзек дип тә
уйларга мөмкин
(* Рабгузи (Насреддин бине Борһанеддин, XIII
йөзнең 2 нче яртысы — XIV йөзнең 1 нче яртысы) — язучы. Аның «Кыйссасел-әнбия»
(«Пәйгамбәрләр турында кыйссалар») исемле әсәре беренче тапкыр Казанда 1859
елда басыла)
. Тукай аңлы рәвештә шундый эффект тудыра. Эш шунда ки,
борынгыдан килгән пәйгамбәрләр тарихын шигырьгә салган һәм татарлар арасында
киң таралып, яратып укылган бу китапта Мостафа хакында түбәндәге бәет бар:

Дин, шәригать рәитене гали кыйлган Мостафа,

Көфер золмәт туларыны йиргә салган Мостафа.

 

Къәумигә дин күстәрмәйүн күккә ашган Гайса
ул,

Өммәтинә булышу бән йирдә калган Мостафа.

 

Ул, ата берлән анасындыйн кәчеб, өммәт өчен

Йалбарыб Хакъдан шәфагать, саткул алган
Мостафа.

 

Имәс мәүҗүд аның дик гәүһәре пакь;

Дәлил улдыр ки, киде таҗы лүләк.

 

(Дин, шәригать фикерләрен югары иткән
Мостафа,

Динсезлек, караңгылык байрагын җиргә аткан
Мостафа.

 

Кавеменә дин өйрәтмичә күккә ашкан Гайса
ул,

Иярченнәренә булышу өчен җирдә калган
Мостафа.

 

Ул, ата-анасыннан ятим калып та, иярченнәре
өчен

Алладан яклавын ялварып, булышлык алган
Мостафа.

 

Аныңдай саф хәтта асылташ та юк;

Дәлиле шул: мактау таҗын киде ул.)

Рабгузи китабындагы бу бәет күп
«Әнбия»ләргә, шул исәптән Аллаһияр Суфиның «Сөбател-гаҗизин» («Гаҗизләрнең
ныклыгы») китабына да, аннары аңа шәрех-аңлатма булган Таҗетдин Ялчыголның
«Рисаләи Газизә»сенә* дә килеп кергән (* Таҗетдин Ялчыгол. Рисаләи Газизә: шәрхе
«Сөбател-гаҗизин». Казан : Казан университеты табыгханәсе, 1908. 27 б.). «Әнбия»ләрдәге Мостафа — Мөхәммәд
пәйгамбәр; бу сүз аның мәдех-сыйфатламаларыннан берсе булып, «иң сайлап
алынган» мәгънәсенә туры килә.

Г.Тукай шигырендәге Мостафа исә — тарихи
шәхес. Кем соң ул? Чыгышы белән кавказлы Ширванский (Исмәгыйлев) Мостафа Лотфи,
1905—1907 елгы инкыйлаб чорында Төркиядән укып кайтып, Әстерханда җәмәгать
эшләренә катнаша башлый, соңыннан «Мөселман иттифакы» партиясенә кушыла, хәтта
аның җитәкче үзәгенә дә үрли. «Мөселман иттифакы»ның сәяси программасын раслау
өчен җыелган III съездда (Түбән Новгород, 1906 ел, 16—20 август) сәркәтиплеккә,
Й.Акчура, М.Бигиев белән бергә, «кавказиялеләрдән «Борһане тәрәкъкый» мөхәррире
Мостафа Лотфи әфәнде Исмәгыйлевне сайладылар» дип яза «Азат халык» газетасы
(1906 ел, 27 август).

Үзенең корама телле газеталары («Борһане
тәрәкъкый» — 1906-1911; «Хәмият» — 1907-1909; «Мизан» — 1908-1909; «Хак» —
1911) аша Мостафа Лотфи алдынгы фикерле кешеләргә еш кына һөҗүмнәр ясый, татар
әдәби телен төрекләштерергә чакыра.

«Һәзиһи касыйдәтен…»не язганга кадәр үк
Тукай Мостафа Лотфине күп тапкырлар сатира угына ала. Мәсәлән, «Бер кешенең ике
угылы бар иде. Берсе «Хак» былчырагы белән кешегә тәкфир ыргытмый иде. Икенчесе
Мостафа Лотфи иде»**.
(** Ялт-йолт. 1911. № 23).

«Ялт-йолт»ка Әстерханнан мондый хәбәр
алынган: «Ширванский Мостафа Лотфи «Шураи ислам» акчасын туздырган өчен 2 ел 4
айга хөкем ителә»***. (*** Ялт-йолт. 1910. № 13). Шигырьдәге: «Монда кайткач дин симергән, чучка булган
Мостафа», «Мисле корчаңгы көчек, читкә сөрелгән Мостафа», «Чын тиешле абзарына
инде кергән Мостафа» дигән юллар шуңа ишарә.

1911 елның апрель башыннан июнь башына
кадәр (ике айга якын) Тукай Әстерханда С.Рәмиевтә кунакта була. Шагыйрьнең бу
чоры хакындагы истәлекләрнең берсендә түбәндәге юллар бар: «Борһане тәрәкъкый»
газетасында Сәгыйть Рәмиев белән Тукайга карата карикатура урнаштырылды.
Берничә көннән Сәгыйть, җыярга дип, миңа «Мостафа» шигырен бирде. Икенче көнне
Тукай инде хәрефкә салынган шигырен ни өчендер кире ала»****. (**** Тукай турында хатирәләр. Казан. Татар.
кит. нәшр., 1976. 117 б.).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*