Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп,
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү берлән, үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!
(«Валлаһи». – «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь)
санында «Шүрәле» имзасы белән, «Мәкаләи махсуса» исемле мәкалә ахырында
басылган. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
Шигырь шагыйрьнең Троицк сахрасында кымызда
ял итүе уңае белән язылган. Ахырга: «Иштә бу — сахрада беренче көнемдә язылып
ташланган бер кәгазьдән алынган җырулар!» — дип искәрмә бирелгән. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.))