ТАТ РУС ENG

Аң


Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән.

Эшкә ябшыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен  
Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән.

Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел.

Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә,
Күп саташтырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән.

Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек – булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән – чын «Аң» белән.



Дәгъвәт итү — чакыру.
Нам — исем.
Фәркъ итмичә (фәрекъ итмичә) — аермыйча.
Рәзил — хур, түбән, бозык.
Инсан — кеше.

(«Аң». —  «Аң»ның 1912 елгы 1 нче (15 декабрь)
санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Тукайның үзе исән чагында чыккан
җыентыкларында юк. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст «Аң»нан алынган.

«Аң» — 1912-1918 елларда Казанда чыккан
әдәби-иҗтимагый журнал. Редакторы һәм нашире «Гасыр» китап ширкәте
башлыкларыннан берсе — Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883-1938). Киңәшү-сөйләшүдә, булачак
журналның идея-сәяси һәм әдәби-эстетик юнәлешен билгеләүдә һәм Хәсәнине бу эшкә
күндерүдә Тукай якыннан катнашкан. Журналга исемне дә Тукай тәкъдим итә. Бу
шигыре дә журналның чыга башлавы уңае белән языла һәм 1 нче саны шуның белән
ачыла. «Аң» журналында бу шигырь яңадан басыла һәм 1 нче куплеттан сон, түбәндәге
дүртьюллык өстәлә:

Кем бу гафләттән итә файда, шуны күрдек
торып, 

Шундый төнге аучыларның өстенә йөрдек
торып,

Галибанә качырдык, барчасын сөрдек торып,

Чөн дә Чыңгызча сугышка башладык дошман
белән.

Соңыннан сызык астына редакция мондый
аңлатма да бирә: «Бу шигырь мәрхүм шагыйремез Г.Тукаев тарафыннан «Аң»га
багышланып, журналымызның беренче елгы 1 нче санында дәрҗ ителгән иде. Ләкин ул
шигырьнең икенче мисрагыннан дүрт юлы, шул вакытларда матбугатымызны
борындыклап алып, үзләренең каты хөкемнәрен йөрткән мәрхәмәтсез цензорлар
тарафыннан журналымызда басарга манигъ ителеп, төшерелеп калдырылган иде. Инде
без мәзкүр шигырьне, хәзерге көннәрнең рухына бик якын тапканлыгымыздан, тулы
бер мәгънәне аңлатсын өчен, бөтенләен берьюлы, шагыйрьнең идарәмездә сакланган
мәсәүвәдәсеннән гайнән күчереп, «Аң»га тәкрар дәрҗ итәмез. Цензор төшереп
калдырган дүрт юл калын хәрефләр белән басылды. Идарә»*. (* Аң. 1917. № 3-4).

Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң
белән…
— 1905-1907 еллардагы Беренче рус инкыйлабы күздә тотыла.

Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә
юл…
— ислам динендә Алла белән пәйгамбәрләр арасында арадашчы ролен үтәгән
Җәбраил (Җибрил) фәрештә изге кешеләрнең рухларына «күк капусын» (капкасын)
ача. Күк җиде кат булып, анда чыга торган капкалар сигез.

Гафләттән — гамьсезлектән.

Галибанә — җиңүчеләргә.

Чөн дә — чөнки.

Мәсәүвәдәсеннән — караламасыннан.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.))


Комментарий язарга


*