Кайдадыр йөгрә иде кырлар буенча бер куян —
Дүрт аяклы һам канатлы дошманыннан куркудан.
Шактый җир киткәч, бераздан тугъры килде бер суга:
Калтырый бәбкәм минем — һәр әгъзасы бер куркуда.
— Инде нишлим? — дип, куян торганда гакълыннан шашып,
Төштеләр ярдан суга барлык бакалар: «шып та шып!»
Мескинем күргәч бу хәлне, аз гына артты көче;
— Мин куяннан да җиһанда бар икән, дип, куркучы!
*
Аулыма кайтышта мин бер чит авылга туктадым;
Төн иде, кердем дә шунда бер агайда йокладым.
Күз йомалмый тщн буе төрле исәп, уйлар белән,
Иртә торганга агаем, мин дә тордым таң белән.
Тиз генә чәйне эчеп, бакмый җиленә, даулына,
Юлга чыкмакчы буламын, тиз җитим, дип, аулыма.
Мин кичә кич монда чәчкән барча әйберне җыеп,
Инде китмәкче булам, тышкы киемнәрне киеп.
Шул вакыт күрдем: агай, сумкамны рөхсәтсез ачып,
Нәрсәдер шунда сала тиз-тиз генә, миннән качып.
— Нишлисең, абзый? — дидем. Шунда агаем аптырый;
Куркынып киткән төсе, куллар да дер-дер калтырый.
— Мин, — ди, — салдым сумкаңа, йортымда калган, — ди, — «гәҗит»,
Мин түгел, — ди, — абзарауный һәм түгелмен, — ди, — җәдид.
Алмадым мин ул гәзитне, калганын да бик беләм,
Бу бака, хәтта ки, «Йолдыз»дан да курка дип көләм!
Абзарауный (образованный) — укымышлы.
(«Йолдыз»дан да курка». — «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган.
Шигырь мәгърифәтнең
барлык чыганакларыннан файдалану түгел, бәлки «гөнаһсыз» гына «Йолдыз»
газетасын кулына алырга да курыккан крестьян образын гәүдәләндерә.
«Йолдыз» — 1906-1918
елларда Казанда чыккан иҗтимагый-сәяси газета. Нашире һәм мөхәррире —
Ә.Максуди, сәркәтибе — Г.Камал, соңрак Г.Баттал. Газетада Г.Тукай, М.Гафури,
Җ.Вәлиди һәм башка язучыларның шигырьләре, мәкаләләре басыла. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).