ТАТ РУС ENG

Ни кирәк тагы?


(Экспромтъ)

 

Алкаларың якты брилиант ич, —
   
Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Һәрнәрсәдән миңа син кыйбат ич! —
   Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син теләк ич миңа, син салат ич, —
   Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син хәят ич миңа, син мәмат ич, —
   Җаным, бәгърем, ни кирәк тагы?

 

Салат — мактау.
Хәят — тереклек.
Мәмат — үлем.

(«Ни кирәк тагы?» «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Исеменнән соң «Экспромтъ» дип куелган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  

 


Комментарий язарга


*