(Кыйтга)
Күп сөйләндем. Яхшы инде, мөнәкъкыйдләр сүкмәсә,
Берсе барлык язганымны читкә себреп түкмәсә.
Ул кавемнән булмыйдыр тәхрирчедән һичкем тыныч,
Берсе бар, дустым минем, һәрбер сүзе үткен кылыч:
Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» — дип куя.
Су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк!» — дип куя.
Ул тота ат койрыгын да: «Бу — озын сач!» — дип куя.
«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.
Ул сукачыны күрә дә: «Җир боза бит!» — дип куя,
«Шундый зур эшкә каләм әһле түзә бит!» — дип куя.
Ул күрә куй койрыгын да: «Нинди шешкән!» — дип куя.
«Рус табибкә бу татарлар нинди дошман!» — дип куя.
Мөнтәкыйд — тәнкыйтьче.
Кыйтга — кисәк, өзек
Мөнәкъкыйд — тәнкыйтьче.
Кавем — төркем.
Тәхрирче — язучы.
Каләм әһле — язучылар.
Табиб — доктор, врач.
(«Мөнтәкыйд». – «Җан азыклары»нда (1912)
басылган. Текст шуннан алынган. «Ялт-йолт»ның 1913 елгы 53 нче (15 март) саны
тышлыгында ат койрыгын тотып торган берәүнең рәсеме бирелгән. Рәсем астына:
Ул тота ат койрыгын да:
«Бу — озын сач!» — дип куя.
«Тик нигә башта түгел,
тәнкыйтькә мохтаҗ!» дип куя, —
дигән юллар басылган.
Өстә «Габди» дип куелган. «Габди» — Галимҗан Ибраһимовның яшерен имзасы (псевдонимы).
Шигырь әдип Г.Ибраһимовтан көлеп язылган. Алар арасында урнашкан катлаулы
мөнәсәбәтнең төп сәбәбе — әдәби-эстетик карашларының, төгәлрәк әйтсәк, поэзияне
аңлауларының бер-берсенә туры килмәве. Шагыйрь Г.Ибраһимовның тәнкыйть
мәкаләләрен кабул итә алмый, хәтере кала, оппонентының әйткән сүзен генә түгел,
акрынлап үзен дә өнәми башлый. Ул күпчелек очракта аның белән фельетон телендә
бәхәсләшә, әдипне көлке ситуациягә куя, яисә берәр уңышсыз гыйбарәсен эләктереп
ала да хурлык тамгасы сала. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).