I
Төркия бетә
Дип һәркем көтә, —
Балканнар эше
Гел алга китә.
Тик шул Әдернә
Алынмый менә.
Яния, Шкудра
Тиде теңкәмә.
Чыталҗа яман,
Аузы тулган кан,
Туплар дисеңме,
Зурлар дөньядан.
Ай-һай, Чыталҗа,
Син майлы калҗа;
Сине йотмыйча,
Истамбул кайда?
II
Сүзләр куештык,
Дүртәү сугыштык;
Зур кошлар төсле,
Лондонга очтык.
Монда төрекләр —
Ямьсез терекләр —
Авызларыннан
Чәчәләр утлар!
«Сез кемсез, — диләр, —
Без төркез», — диләр;
Җиңелдек дип һич
Өмет өзмиләр;
Диләр: «Госманлы
Өч истихкямны
Кулда тотканда
Туктатмас канны.
Артык шаулыйсыз,
Бик күп даулыйсыз.
Нигә тарихтан
Гыйбрәт алмыйсыз?
Руслар да җиңде,
Якынгук килде;
Аңар нәмсәләр
Күпме җир бирде?
Курыкма, нәмсәләр –
Безнең кемсәләр,
Вильһелем лаек,
Калиф дисәләр.
Безгә бар да бер,
Итсәгез сабыр,
Чыталҗада да
Сезгә бар кабер!»
Истихкям — ныгытма.
Калиф — хәлиф, пәйгамбәр урынбасары, патша.
(«Балкан көйләре». — «Кояш»ның 1912 елгы 23
декабрь (8 нче) санында «Кечкенә фельетон» рәвешендә «Шүрәле» имзасы белән
басылган. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларына кертелмәгән. Беренче
тапкыр Икетомлыкның 1 нче томына (1943) кертелгән. Текст «Кояш»тан алынган.
Шигырь Балкан дәүләтләре
белән Төркия арасында барган сугыш, аның Төркия өчен иң кыен чагы хакында
язылган.
Патша Россиясенең
булышлыгы белән, 1912 елның март-сентябрь айларында Балкан дәүләтләре Болгария,
Сербия, Греция һәм Черногория арасында Төркиягә каршы политик һәм хәрби
дүртлек союзы төзелә. Шушы ук елның октябрендә Төркиягә каршы сугыш ачып, бу
дүрт дәүләт тиз арада аны җиңә, һәм Лондонда Төркия өчен хурлыклы килешүгә кул
куела.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).