Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,
Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, —
— Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, — дип,
Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта, —
Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Ул итсә дә хәдис, аятьне күп нәкыль,
Булып бетми аның гакълы нәкыльгә кол;
Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта* ул
Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл.
Дәлил итә «Тәзәккәрү!» аятьләрен,
Раушан итә шул аятьнең һәр якларын;
«Тәфәккәрү!» аятьләрен таяк итә
Тик белгүче муллаларга тамакларын.
Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр,
Үз-үзендән агаралар дини керләр;
Бу эшләргә Шиһаб хәзрәт сәбәп диеп,
Даһи кулын үбә башлый күп мөнкирләр.
— Кемнән алдык дин фикрендә истикълялне?
Кем ташытты ушбу бәхет, бу икъбальне?
Ничек өздек «уйлауда да» коллык җебен? —
«Хәзрәт»тән ул безгә мирас булып калды.
Чыкты, әлбәт, бу даһигә сәфил дошман;
Чыккан дошман мәгълүб булып чыкты эштән.
Олугълыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт
Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән.
Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,
Шәрәфәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!
*Кеше дип аталган олы затта.
Имам — дин башлыгы.
Сәләф — борынгы галимнәр.
Җаһил — надан.
Гыйрфан — аң-белем.
Итсә нәкыль — дәлил итеп алса да.
Гакълы нәкыльгә — акылы бүтәннәр сүзенә.
Хаким — хөкем чыгаручы.
«Тәзәккәрү!» — «Искә алыгыз!»
Раушан итә — яктырта.
«Тәфәккәрү!» — «Уйлагыз!»
Мөнкир — каршы кеше.
Истикълял — бәйсезлек.
Икъбаль — якты киләчәк.
Сәфил — түбән, әшәке.
Мәгълүб булу — җиңелү.
Шәрәфәтләү — олылау, дан-хөрмәткә күмү.
Җисме — гәүдәсе.
Мәхшәр — кыямәт, заман ахыры.
(«Шиһаб хәзрәт». – «Аң»ның 1913 елгы 2 нче
(1 гыйнвар) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр «Мәҗмугаи
асарь»гә (1914) кертелгән. Текст «Аң»нан алынган.
Шигырь Ш.Мәрҗанине
олылап, аның фикерләрен, дөньяга карашын хуплап, туган көненә багышлап язылган.
Шиһабеддин Мәрҗани
(1818-1889) — тарих, этнографик хезмәтләре белән танылган күренекле татар
галиме, дин реформаторы.
— Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, —
дип… — борынгы галимнәр әйткән сүздән чыгарга ярамый, дигән догма.
Булып бетми аның гакълы
нәкыльгә кол… — Ш.Мәрҗани борынгылар сүзенә тәнкыйть күзе белән карау,
заманга ярашлы рәвештә уйлау-фикерләү ягында була.
Дәлил итә «Тәзәккәрү!»
аятьләрен… — Ш.Мәрҗани кирәк урында Коръәндәге «Тәзәккәрү!» («Искә алыгыз!»),
«Тәфәккәрү!» («Уйлагыз, фикерләгез!») дип башланган аятьләрне дә куллана.
Тиздән милләт итә
бәйрәм… — татар җәмәгатьчелеге Ш. Мәрҗанинең тууына 100 ел (мөселман ай елы
исәбенчә) тулуны аңа зур хөрмәт белән 1914 елда билгеләп үтте.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).