ТАТ РУС ENG

Әнвәр бәк


Әллә кем Әнвәр?!
Әллә җен Әнвәр?
Әллә фәрештә?
Әллә пәйгамбәр?

Әллә мең җаны,
Таумы — вөҗданы?
Дөньядан гали
Фикре — изганы.

Күңлемдә булган
Аңар хөсне зан
Инде, һичшиксез,
Чикләрдән узган.

Тагы бер Гайса
Дарга асылса,
Рәфгъ итәр төсле,
Әнвәр бәк булса.

Табынмый потка,
Ибраһим утка
Атылган, минчә,
Әнвәр бәк юкка.

Өхед дошманы
Рәсүлулланы
Таш берлән орды —
Акты теш каны.

Шунда пәйгамбәр
Янында Әнвәр
Булса, шатланмас
Иде мөнкәрләр.

Шиксез, Бәдердә
Шатлык хәрбендә
Әнвәр бәк рухы
Булгандыр бергә.

Әнвәр шундый нам –
Ул җанлы Ислам,
Госманлы түгел,
Ул үзе Госман.

Гали — бөек.
Изганы — чиксезлекне.
Хөсне зан — яхшы уй, теләк.
Рәфгъ итәр — күтәреп алыр.
Потка — мәҗүсиләрдә Алла сынына.
Ибраһим — пәйгамбәр.
Мөнкәрләр — Аллаһны инкяр итүчеләр, кяферлар.
Хәрбендә (хәреб) — сугышында.

(«Әнвәр бәк». – «Ялт-йолт»ның
1913 елгы 50 нче (28 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Әсәрләре
басмаларына кертелмәгән. Хәзерге татар язуында беренче тапкыр «Мирас»
журналының 1994 елгы 4 нче санында Ф.Ибраһимова тарафыннан әзерләп урнаштырылган. Текст «Ялт-йолт»тан
алынган.

Тукайның соңгы сатирик
шигыре «Әнвәр бәк» Төркиядә булган вакыйгаларның кайнар эзеннән языла. «Яшь
төрекләр» җитәкчеләренең берсе Әнвәр бәк 1913 елның 23 гыйнварында бер төркем
офицерлар белән хөкүмәт утырышына бәреп керә. Хәрби министр үтерелә, баш вәзир
үз вазифаларыннан баш тартырга мәҗбүр ителә. Солтан яңа хөкүмәт билгели, һәм
«яшь төрекләр»нең «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе кире хакимияткә кайта.

1914 елда Госманлы
дәүләтендә идарәне үз кулына триумвират — «өч паша» алгач хөкүмәт башлыгы була.
Төркия 1918 елда сугышта җиңелгәннән соң, ул илдән кача. Соңрак Әнвәр бәк Урта
Азиядә басмачылар хәрәкәтен оештыруда катнашкан. 1922 елда Кызыл Армия
отрядларына каршы бәрелештә һәлак булган.

Тагы бер Гайса

Дарга асылса… — дини
сюжеттагы Гайсә пәйгамбәрне дарга асу вакыйгасы күздә тотыла.

Ибраһим утка атылган… —
Ибраһим — бер Аллаһыга инанырга өндәүче беренче пәйгамбәр. Потларын ваткан өчен
мәҗүсиләр аны утка аталар, ләкин Аллаһның кодрәте белән утның кызуы сүрелә, һәм
Ибраһим пәйгамбәр исән кала.

Өхед, Бәдер — 624 елны
Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең тарафдарлары белән Мәккә һәм Мәдинә арасындагы
Бәдердә мәккәлеләрнең гаскәрен җиңә. Икенче елны мәккәлеләр Өхед тавы янындагы
сугышта өстенлек алалар, шунда Мөхәммәд пәйгамбәр башына атылган таштан
яралана.

Тукайның Әнвәр бәккә
карата симпатиясе бераз сизелсә дә, тулаем алганда, ул — сатирик шигырь, анда
ирония өстенлек итә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*