Укымаган мәхдүмнәрне мулла кую яңа чыкты,—
Мәскәү малын ябып калу яңа чыкты.
Әүвәлдәге хаҗилар суфи иде,—
Хаҗи булып кеше алдалау яңа чыкты.
Әүвәлдәге ишаннар да тәкъва иде,—
Ишан булып акча җыю яңа чыкты.
Мөселманнар бер-берсенә кардәш иде,—
Хулиганлык, шпионлык яңа чыкты.
(“Яңа чыкты”. — «Яшен»нең 1909 елгы 7 нче
(2 март) санында 11 нче биттә имзасыз басылган. Текст шуннан алынган.
Шигырь беренче тапкыр
икенче Дүрттомлыкның 2 нче томында (1976) бирелгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).