Мин уйлыйм, йә көләм, йә егълыймын да,
Мин уйлыйм, һәм йөрим, һәм йоклыймын да;
Мин ашыйм, йә эчәм, йә кикрәмен дә,
Мин йөрим һәм торам, һәм сикрәмен дә;
Мин төчкерәм, йә лошкырам, йә какрамын да,
Мин мышныйм, һәм сөйлим һәм акрамын да;
Мин киенәм, йә тишенәм, йә ябынамын да,
Мин сөртенәм, йә таям һәм абынамын да,—
Шуның өчен сине яратамын да.
(“Ялгызлыкта”. — «Ялт-йолт»ның 1913 елгы
54 нче (3 апрель) санында «Шагыйре мәшһүр Якыйф Җәмали» имзасы белән басылган. Текст
шуннан алынган.
Шигырь исеме астына
«Шагыйре мәшһүр Вакыйф Җәлалигә тәкълид» дип куелуыннан ук аның кемгә пародия
икәнлеге аңлашыла. Вакыйф Җәлал бик күп яза, әмма шигырь дип язганнарының
күбесе нәзымнан — көйле тезмә булудан уза алмый. Ул артык талымсыз, бер
кыйбласы, тоткан мәсләге сиземләнми, «Бөянелхак», «Дин вә мәгыйшәт» кебек
матбугат органнарына бик теләп языша. Алай гына да түгел, демократик матбугатка
һөҗүм дә иткәли. Тукайның «Тәәссер» шигыренә каршы — «Тәфәккер» (Идел. 1910. №
244), «Өмидсезлек»кә каршы «Истикъбаль өмидләре»н язган. (Идел. 1910. № 274)
Анда, аерым алганда
«Әй каләм, фикреңне
язмакта косурлык (кимчелек) итмә син!
Син дә ялкынлы шигырь,
яндырма һичбер кемне!
Ит сабыр, мәзлүм күңел —
кан дошманы җәллад китәр», —
диелгән.
«Күңелсез минутта»
шигыренә «Беттем» (Тукайдан эпиграф китерелә. Идел. 1910. № 260) памфлетын
һ.б.ны яза. Бөтен иҗаты буена диярлек ялгызлыктан, үзен аңламау,
танымауларыннан зарлана, сыктый. Тукай «Ялгызлыкта» дигән пародиясендә В.Җәләл
әсәрләренең шундый сыйфатларына басым ясаган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).