Ун яшьлек бала — Шәмсетдин, үз авылларында бер бай кешегә барып, үзенә хезмәт сорады.
Бай кеше моны хезмәткә алырга риза булды вә әйтте: «Ярар, мин сине хезмәткә алырмын, көтү көтәрсең һәм, әгәр син яхшы хезмәт итсәң, аена алты тәңкә бәһа куярмын».
Шәмсетдин моңар каршы: «Ярар, мин кулымнан килгән хезмәтне кызганмам, ләкин син минем айлык бәһамне һәр атна саен бүлеп бирерсең. Чөнки өебездә әткәем, авырып ятканлыктан, эшли алмый, шул сәбәптән һәр атна саен аңар ризыкланырлык акча алып кайтып бирәсем килә», — диде.
Бай кешегә сабый бала Шәмсетдиннең атасына бу кадәр саф мәхәббәт кыйлуы бик ошады. Ул, Шәмсетдиннең сүзенә «баш өсте» дип разый булуы өстенә, аның айлык бәһасен дә арттырды.