ТАТ РУС ENG

Гауваслар

Иске заманның бер Падишаһы, үзенең кәкре фикере илә, гыйлемнең файдасыннан күбрәк зарары барлыгын тапты. Ул гыйлем кешенең күкрәген черетә, кулларын нечкәртә, имеш. Әгәр дә үз мәмләкәтендә булган барча галимнәрне кудырса, үзен-үзе бик зур изгелек кыйлучылардан санамакчы булды. Падишаһ үзе дә, бу фикеренең дөрестлегендә шөбһәләнеп, шул фикер тугрысында халыкларның ни әйткәнен белер өчен, галимнәрнеме, белмим, җаһилләрнеме, — берничә йөз кеше җыеп, бер мәҗлес ясады.

Халык гыйлем тугрысында төрлесе төрле сүз сөйли иде. Кайсы әйтә: «Аллаһы Тәгалә безгә, гыйлем эстәсеннәр дип, гакыл биргән. Безнең атамыз Адәм галәйһиссәлам гакылы илә фәрештәләрдән өстен булган, һәм Адәмнәр гыйлем өчен бирелгән гакыллары илә яратылмышларның иң хөрмәтлесе булганнар. Адәмнәрдән кат-кат көчле Хайваннар, гакыллары булмаган сәбәпле, Адәмнәргә та кыямәт кол булганнар», — ди.

Кайсылары әйтә: «Халык укыган саен бозыла, динне җиңелгә саный, муллаларга да тәгъзимдә косурлык итә, хаҗилар алып кайткан Мәрьям Ана чәчен хөрмә агачының мунчаласы, ди һәм шул хәерсез гыйлем булмаса, Әндәлес дәүләтләре, холәфа Габбасия мәмләкәтләре харап булмас иде», — ди.

Җыелган кешеләрнең очсыз-койрыксыз сүзләре һәм гыйлем вә җәһел мәсьәләсе хосусында язылган тау-тау кәгазьләре Падишаһның башын гына чуалталар иде. Падишаһ, бу мөшкил мәсьәлә хакында болай гына сөйләүләргә канәгать итмичә, борынгыдан да зуррак мәҗлес ясады. Бу мәҗлескә җыелган халык, әлбәттә, тик торырга җыелмаган. Тагы зур тавыш, тагы зур кычкырышлар күтәрелә башлады.

Шул арада халык эченнән бер Карт чыкты. Бу Картның чәһрәсеннән, йөзеннән сакалны тегермәндә генә агартмаганлыгы аңлашыла иде. Падишаһ, бу Картка илтифат итеп, Карттан бу мөшкил мәсьәләне чишүен үтенде.

Карт, баш өсте дип, мәсьәләне чишмәкче булып, шуңа тәгаллекълерәк бер хикәяткә керешеп, диер ки: «Һиндстанда бөтен гомерен ярлылыкта, хәсрәттә кичергән бер Балыкчы карт бар иде. Бу карт үлгәч, артында өч баласы калды. Бу балалар бу көнгә кадәр тарлыкта, мохтаҗлыкта вакыт үткәргәннәрен хисаплап һәм аталарының һөнәрен яратмыйча, диңгездән тагы да зур байлыклар алмакчы булдылар. Инде диңгездән балык түгел, энҗе алырга уйладылар.

Болар, уйлары буенча, гауваслык (диңгезгә чуммак) гыйлеменә бик яхшы үгрәнеп, һәр өчесе диңгезгә чума башладылар. Шулай булса да бу өч агай-эненең бәхетләре төрлечә иде. Бер борадәр калган икесеннән ничә градус ялкау, аның диңгезгә кереп, аягын да җүешләтәсе килми иде. Шуның өчен һәрдаим яр читләренә дулкын илә чыккан энҗеләрне генә җыядыр һәм шул кәсебе илә көчкә генә тамак туйдырадыр иде.

Икенче борадәр тырышып, көчен-куәтен кызганмыйча һәм диңгезнең төпсез җирләренә бармыйча, кадәри халь генә чумып, энҗеләрне җыеп, үзенең байлыгын сәгать саен арттырадыр иде.

Өченчесе күңелендә «Дөрест, диңгезнең читләренә чумсаң да азлап-азлап кына энҗе алып була, әмма болай азлап алган мал илә тиз баеп булмас» уен яшереп, диңгезнең иң уртасына чумарга кистергән иде. Моның уенча, тирән җирдә хисапсыз хәзинәләр, байлык таулары бар, һәм анда бер энҗе генә булмаенча, гәүһәр, якут, мәрҗән һәм зөбәрҗәтләр дә тулган. Бу борадәр, үзенең гыйлеменә ышанып һәм чуммак фикеренә әсир булып, диңгезнең кайда каралып торган төпсез җире булса, шуны эзләп, ахырда табып, бар көче илә чумып китте. Бәхетсез Җегет диңгезнең төбенә җитә алмады, диңгез төбендәге байлыкларның һәммәсеннән кыйбатлырак җаныннан аерылды. Менә, Падишаһым, гыйлемдә файдалар күп булса да, бәгъзеләр гыйлемне урынсыз истигъмаль итеп, гыйлемнән зарар да табалар», — дип, карт хәтме кәлям әйләде.


Гаувас — диңгез төбенә чумып, энҗе-мәрҗән эзләүче.
Җаһил — надан.
Та кыямәт — кыямәткә, дөнья беткәнгә чаклы.
Тәгъзимдә косурлык итү — тиешенчә олыламау.
Холәфа — пәйгамбәр урынына калган рухани башлыклар.
Чәһрә — йөз, бит.
Канигъ — канәгать.
Тәкрар — кабат.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).

(Уральскида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрел җәдит» журналының 15 февраль (№2) санында
«Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында Габдулла Тукайның
проза белән язылган мәсәлләре басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул
битендә: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре
мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан
әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев», — дип  куелган.
Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм
госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин
кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре».
«Мөхәррир һәм карак» («Сочинитель и Разбойник»), «Оракул» (Крыловның
шул исемдәге мәсәленнән), «Гауваслар» («Водолазы»), «Сандугач»
(«Соловьи»), «Вагыйз» («Прихожанин»), «Мачы илә Сандугач» («Кошка и
Соловей»), «Мәрхәмәтле Төлке» («Добрая лисица»). «Бер гөл». («Цветок»).
«Ахыры бар», диелгән.
(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.).

Соңыннан Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 76 мәсәлнең 70
исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан
мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан,
«Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле, җыентык чыгара.

Тукай башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме
белән дәреслек-хрестоматия төзеп, 1909 елда аның беренче басмасын, 1910
елда «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, бик күп яңа фәнни вә әхлакый
мәкаләләр вә шигырьләр кертелеп тәкмил ителгән» икенче басмасын (Казан,
«Үрнәк» матбагасы) чыгара. «Яңа кыйраәт»нең беренче һәм икенче
басмаларына шул ук мәсәлләрнең бер өлеше кертелгән һәм тагын кайбер
мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, фәнни-популяр мәкаләләр өстәлгән.
(Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар.
Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар.
кит. нәшр., 1986. – 368 б.)).


Комментарий язарга


*